Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Лучший шашист - 2018" 02.11.2018

Буген 2 ноябрь кэнне Арча шэхэрендэ "Лучший шашист - 2018" исемендэге 3 тур шашка ярышы булып узды.Бу ярышта бары тик районнын ин яхшы шашка уенчылары жыелды.Безнен мэктэптэн Гаптулхакова Адилэ 2 урынны яулап кайтты.Шулай УК мэктэбебез исеменнэн Гайфуллин Наил дэ катнашты.Барлык очколар буенча 9 еллык мэктэплэр арасында мэктэбебез 2 урынны яулады.Укучыларыбызга алда уткэрелэчэк 4 тур ярышларына унышлар телэп калабыз.
-
Мәктәптә шашка ярышлары 31.10.2018

Бүген 31 октябрь көнне Түбән Аты мәктәбендә мәктәп беренчелегенә шашка ярышлары үткәрелде. Барысы 25 укучы көч сынашты.Кызлар арасында “иң яхшы шашка уенчысы исемен” Гаптулхакова Адилә, егетләр арасында Гайфуллин Наил яулады. Җиңүчеләргә мәктәп дирекциясе исеменнән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
-
"Татарча диктант" акциясе 27.10.2018

27 октябрь көнне безнең мәктәптә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе үтте. Бу акциядә барлыгы 19 укучы катнашты.Г. Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзекне татар теле укытучысы Маликова Г. Г. укыды.
-
Парламент дәресе 23.10.2018

23 октябрьдә мәктәбебездә Парламент дәресе үткәрелде. 7-9 класс укучылары 2 командага бүленгәннәр иде. Шуңа күрә чара уен формасындагы әңгәмә шикелле итеп үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять укытучысы Кашшапов Ф.Х дәреснең темасын “ Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт һәм Мин ” дип алган. Дәүләт сәясәтенең, парламент чыгарган законнарның гражданнар өчен икәнен аңлап, граҗданинныңда дәүләткә җаваплы мөнәсәбәте булса җәмгыятьтә уңай вәзгыять күзәтеләчәк. РФ дә дәүләт һәм гражданин арасында мондый үзара уңай бәйләнеш бармы? Дәүләт сәясәтенең уңышлы һәм проблемалы яклары безне - яшьләрне ничек кызыксындыра? Дәреснең эчтәлеге шушы һәм шуңа якын сәяси актуаль темаларга багышланган иде. Чара бик җанлы үтте. Укучылар кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар, бик теләп үз фикерләре белән уртаклаштылар. Уен моментлары аеруча үзенә тартты. Парламент дәресе нәтиҗәле һәм файдалы булды.
-
Лекция с учащимися 5-9 классов
18.10.2018
Целью профилактики преступности в молодежной среде, а также других правонарушений и преступлений, совершаемых несовершеннолетними, 18 октября в МБОУ "Нижнеатынская ООШ" была организована встреча учащихся с ведущим специалистом аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района, Дияровой Р.Г.
Рамиля Гумаровна провела лекцию с учащимися 5-9 классов на темы:"Экстремизму, терроризму-нет!", "Недопущение правонарушений и преступлений среди несовершеннолетних", "Не попадись на крючок".
В лекции освещались вопросы об админстративной и уголовной ответственности несовершеннолетних за совершение преступлений и правонарушений. Подросткам было разъяснено, с каких лет наступает уголовная ответственность и какие наказания применяются за совершение преступлений.
-
"Северное сияние" 17.10.2018
Бүген, 17 нче октябрь көнне Ашытбаш мәктәбендә “Северное сияние”семе кысаларында Iэтап Республика зона ярышлары үткәрелде. Ярышта төрле мәктәпләрдән килгән укучылар һәм укытучылар көч сынашты.Уеннарның төп хөкемдары - Балтач районы Норма авылыннан сәламәтлекләре чикләнгән уенчылар арасында шашка буенча Европа чемпионы Чулпан Габделхай кызы иде. Ярыш башланыр алдыннан Европачемпионы балалар белән кереш уеннар уйнады, укучыларга шашка уйнау серләрен күрсәтте.Бу ярышларда Алия Рафисовна җитәкчелегендә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Урта яшьтәге уенчылар арасында 6 класс укучысы Гайфуллин Н/ III призлы урын яулады. -
Хәтер көне 14.10.2018
1552 елның 2 (12 ) октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу көнне борынгы дәүләтебез Казан ханлыгы Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алына. Бу көн – Хәтер көне. Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм һәлак булган каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге һәрбер татарның күңелендә азатлык һәм көрәш символы булып мәңге сакланырга тиеш. Шушы көннең әһәмиятен, мәгънәсен аңлау максатыннан мәктәбебездә Хәтер көне чарасы уздырылды. Тарих укытучысы Кашшапов Ф.Х. һәм мәктәп активы –укучылар катнашы белән үткәрелгән бу искә алу көне укучылар күңелендә татарлыгыбызны, милли үзаңны яңартуда мөһим этиәргеч булды. -
«Кросс Татарстана-2018» 14.09.2018

Буген Тубән Аты мәктәбендә «Кросс Татарстана» исеме астындагы йөгеру ярышлары уткәрелде. Барысы 38 бала катнашты. Урыннарны 3 яшь категориясендә билгеләдек. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Авыл китапханәсенә экскурсиягә 14.09.2018

Бүген, 14 нче сентябрь көнне, мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә барды. Авылыбыз китапханәчесе Раушания Мәхмүтовна укучыларны Абдулла Алишның туган көненә багышлап эшләнгән күргәзмә белән таныштырды, аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде һәм әкиятләрен укыды. Аннары укучыларга Мәдәни көндәлекләр тапшырылды һәм алар белән эшләү тәртибе аңлатылды.
-
Ата-аналар жыелышы 10.09.2018

10 сентябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә уку, тәртип, ашханәдә туклану мәсьәләләре каралды. Гриппка каршы прививка буенча фельдшерның чыгышы тыңланылды.
















