Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Башлангыч класслар укытучылары семинары булды 15.03.2017

14нче март көнне Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә “Дәресләрдә критик фикерләү алымын куллану” темасы астында башлангыч класслар укытучылары семинары булды. Семинар мәктәп белән танышудан һәм “Безнең хезмәт җимешләре” күргәзмәсен карау белән башланды. Күргәзмәгә куелган матур чәчәкләр белән хозурланган укытучылар ачык дәресләргә таралдылар. Дәресләрдә укытучылар үзләренең осталыкларын, эш алымнарын күрсәттеләр. Математика дәресләрендә укытучылар алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнсәләр, уку, татар теле дәресләрендә оста сөйли, үз фикерләрен әйтә белүләрен күрсәттеләр. Тәрбия сәгатендә укучылар мәрхәмәтле булу серләренә төшенделәр.
2017нче ел Россиядә Экология елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар “Без – табигать дуслары” дигән экологик кичә күрсәттеләр. Әкият геройлары ярдәмендә алар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кичәгә 4нче класс укучысы Кәримов Фәнис башкаруындагы “Авылым – Түбән Атым” җыры тагын да ямь өстәде. Бию коллективлары башкарган “Умырзая” һәм “Барбарики” биюләрен дә кунаклар яратып кабул иттеләр.
Соңыннан семинарга анализ ясалды. Район мәгариф бүлеге методисты Яхина Р.Г. алда торган бурычлар белән таныштырды.
-
Первенство по национальной борьбе 11.03.2017

Сегодня в МБОУ «Апазовская СОШ» прошли соревнования по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе «Корэш» среди юношей 2001.г.р. и моложе на призы руководителя ООО «АГРОФИРМА ВАТАН» Арского муниципального района. Активное участие на данных соревнованиях приняли и учащиеся нашей школы. Ученик 9 класса Хусаинов Х. занял третье место в своей весовой категории. Поздравляем!
-
“Аҗаган”- бер дигән уен! 28.02.2017

Февраль- барлык мәктәпләрдә дә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы итеп игълан ителде. Айлык план төзелеп, шуның нигезендә безнең мәктәптә дә күп төрле чаралар оештырылды. Әфганстанда, Чечняда хезмәт итеп, тыныч тормышта вафат булган авылдашларыбызның каберләре кардан чистартылды,Яшь антифашистлар , Халыкара Туган тел ,патриот шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган класс сәгатьләре үтте, укучы кыз балалар сыйныфташ егетләрен Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Йомгаклау этабында укучылар тарафыннан көтеп алынган “Аҗаган” хәрби-патриотик уены үтте. Физкультура укытучысы Закирова Алия Рафис кызы,аның ярдәмчесе ,”Туризм” түгәрәге җитәкчесе Сафин Ленар Яхъя улы тырышлыгы белән бай программа төзелде. Ике команда (“Лидер” һәм “Пираты Красного моря”)тупланып, айлык дәвамында спорт ярышлары үтте.
Укучылар волейбол, теннис уеннарында көч сынаштылар, автомат сүтеп җыйдылар, җыр башкарып,стройда йөрделәр. Шулай ук физик культура тарихы буенча сорауларга җаваплар эзләделәр, дартс уенында, автоматтан атуда , граната “атуда”, кырдан мина “эзләүдә,канат тартуда,соңыннан азимут буенча хәрәкәт итеп, яшерелгән флагны эзләп табу буенча осталыкларын, тапкырлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Дөрес, тупланган очколар буенча караганда, аерма күпкә зур. “Лидер” командасы -121, “Пираты Красного моря” командасы-143 балл туплады. Әмма укучыларыбыз шуны яхшы аңлый: бу-үзара дуслык-татулык уены. Иң әһәмиятлесе, укучылар киләчәктә файдасы тиярдәй күнекмәләргә ия булдылар, сәламәтлекнең хәрәкәттә икәнлегенә төшенделәр. Ә инде иң күңеллесе, мөгаен, бергәләшеп ашханәдә татлы пирогтан авыз итү булгандыр.
Хәмидуллин Данис, Түбән Аты мәктәбе.
-
Лыжные соревнования 27.02.2017

25 февраля на стадионе г. Арск состоялись лыжные соревнования, посвященные памяти Ф.Гарафиева. Актвное участие приняла и команда нашей школы. Учитель физической культуры Закирова А.А. заняла III место. Поздравляем!
-
Россия тыюлыкларына багышланган дәрес 25.02.2017

25 нче февраль көнне башлангыч класс укучылары катнашында Россия тыюлыкларының 100 еллыгына багышланган дәрес үткәрелде. Укучылар тыюлыкларның тарихы , азая баручы хайваннар һәм үсемлек төрләре, алардагы экологик проблемалар белән таныштылар. Укучылар өчен бу дәрес кызыклы һәм файдалы булды.
-
Шагыйрьне олылап... 16.02.2017

15 нче февральдә республикабыз җәмәгатьчелеге, әдәбият сөючеләр, шул исәптән мәктәбебез укучылары да Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуны төрле чаралар белән билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле датага багышлап, мәктәптә волейбол уены оештырылды. Уен башында укучылар игътибарына Муса Җәлилнең әдәбиятта тоткан урыны, исеменең ни дәрәҗәдә танылуы, мәңгеләштерелүе, әдип призына республикабызда уздырылган спорт чаралары, аерым алганда Милли көрәш турында сүз булды. Өлкән класс укучылары җитәкчелегендәге командалар матур уен күрсәттеләр. Хөсәенов Хәлим командасы җиңүгә иреште. Соңыннан командалар Җәлил портреты янында фотога төштеләр. Бөек шагыйрь иҗатын күзалларга ярдәм иткән китап күргәзмәсе яныннан да укучылар өзелми.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам проведения оценочных процедур. 15.02.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Спартакиада по лыжным гонкам 14.02.2017

Сегодня на Арском стадионе прошла спартакиада по лыжным гонкам среди работников учреждений образования Арского муниципального района. Наша школа активно участвовала во всех видах соревнования.Учителҗниөа физической кулҗтуры Закирова А.Р. заняла третҗе место в своей категории. Поздравляем!
-
Неделя спорта и физической культуры 13.02.2017

С 13 февраля в МБОУ "Нижнеатынская ООШ" началась Неделя спорта и физической культуры. Она проводится в рамках гражданско-патриотического месячника. Сегодня состоялись соревнования по настольному теннису.
-
Лыжня России - 2017 13.02.2017

Учитель физической культуры Закирова А.Р. приняла активное участие в спортивной акции "Лыжня России -2017", которая состоялась на стадионе г.Арск 12 февраля 2017 года
















