Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Өмәдә 29.04.2017

Экология елы, чисталык икеайлыгы уңаеннан, мәктәп, авыл территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү максатыннан , бүген мәктәптә мәктәпкүләм өмә оештырылды. Бердәм күмәк көч туплап , укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр эшкә кереште. Чәчәклекләр, бакчалар , тырмаланып тәртипкә китерелде. Чишмә тирәсе, юл кырыйлары чистартылды.
-
" Бердәм гамәлләр көне" 27.04.2017

Зəңгəр күк йөзендə кояш балкыган чакта, шаулап-гөрлəп яз килгəндə, бирегə татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искə алырга, аның туган көнен билгелəп утәргә җыелдык. Бездә бу көн, икеләтә бәйрәм булды. Берсе –Тукаебыз көне, ә икенчесе – Бердәм гамәлләр, ягъни милләтебезнең бөеклеген, халкыбызның матур гадәт-йолаларын тагын бер кат искә төшереп, барлау көне. Бәйрәм рухы иртәдән үк сизелде. Барлык укытучылар һәм укучыларның киемнәрендә миллилек чагылыш тапты. Кызларыбызның күбесе калфаклар, ә егетләребез кәләпүшләр киеп, үзләренең татар булулары белән горурланып йөрделәр.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары башлангыч сыйныф укучылары катнашында бәйге үткәрделәр: Тукайның биографиясе,иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр.Бәйрәмгә Шүрәле килеп кергәч,бәйрәм тагын да ямьләнеп китте.Катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия бул
-
"Акыл-баттл" 26.04.2017

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены узды. Бу уен Тукайның туган авылы Кушлавычта булды. Анда 4 мәктәп:Тубән Аты, Наласа, Кушлавыч, Утар Аты авыллары ярышты. Ярыш бик кызу булды. Сораулар да җиңелдән түгел иделәр. Ләкин аңа да карамастан укучылар аларга тиз һәм дөрес җавап бирделәр. Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1 урын - Наласа, 2 – Утар Аты, 3 урында Түбән Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре калдылар. Катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу уен безгә Тукай турында яхшырак өйрәнергә һәм белергә этәргеч булды.
-
ОСТАЗЫБЫЗ- бездә кунакта. 25.04.2017

30 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөхтәрәм ветеран укытучыбыз Каюмова Мәдинә Мингариф кызы кабат укучылар алдына кереп басты. Мәдинә апа 8 нче сыйныф укучыларына “Исәнләшү әдәбе” темасына әхлак дәресе бирде. Әлеге дәрес Мәгариф идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән “Мәңгелек остаз” акциясе кысаларында үтте. Чараның максаты-озак еллар мәгариф системасында эшләп, укучылар мәхәббәтен яулаган укытучыларның эш алымнарын барлау, өйрәнү, яшь буында өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дин юлындагы мөгаллимебезнең әлеге теманы сайлавы очраклы түгел, әлбәттә.Укыткан чорда да үз дәресләрен һәрвакыт әдәп-әхлак мәсьәләләре белән бәйләп алып барды ул. Тел-әдәбят фәне буенча укучыларга ныклы, тирәнтен белем биреп кенә калмады, аларны чын мәгънәсендә әхлакый-эстетик яктан тәрбияләде.
Кадерле вакытын, бөтен игътибарын телефонга багышлаган буын күп очракта әйләнә-тирәсендәге өлкәннәрне күрми дә үтеп китәргә мөмкин . Олылар исә үзе белән исәнләшкән кешегә һәрвакыт рәхмәтле булдылар. Исәнләшү- әдәплелекнең төп күрсәткече. Исәнләшүнең төрләре гаҗәп күп,шуның өстенә төрле милләт вәкилләренең исәнләшүдә үз кагыйдәләре. Укучылар күрешү әдәбе турында да кызыксынып тыңладылар. Кешеләр генә түгел, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар да үзләренчә исәнләшәләр, күрешәләр, хәтта күктәге йолдызлар да “күз кысышалар”. Исәнләшү, сәламләшү әдәбенең әһәмияте тагын шунда күренә: 21 нче ноябрь –Исәнләшү көне буларак билгеләп үтелә.
Укучылар , дәрестә катнашкан укытучылар өчен дә бәйрәм булды әлеге дәрес. Мәдинә апага, гаиләсенә, туганнарына сәламәтлек, озын гомер телибез. Мондый дәресләр әле соңгысы булмас дигән нияттә калабыз. Рәхмәт Сезгә, тормыш дәресе биргәнегез өчен рәхмәт!
Данис Хәмидуллин, Түбән Аты мәктәбе укытучысы.
-
Противоправное поведение- недопустимо! 22.04.2017

19-ого апреля ведущий специалист аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района Нигъматуллин Мансур Комбилович посетил нашу школу. Он выступил перед учащимися, провёл профилактическое мероприятие в рамках акции «Дети России» по недопущению правонарушений среди несовершеннолетних. Мансур Комбилович касался вопросов наркомании, вреда курения, игры с огнём и о правилах поведения во время предстоящих летних каникул, привёл примеры из жизни учащихся с отрицательным исходом. Профилактическое мероприятие было полезным и для старшеклассников, и для учительского коллектива.
-
Конкурс проектных работ "Есть идея" 20.04.2017

19 апреля 2017 года в МУ «Управление образования» состоялась защита проектных работ «Есть идея» . В данном районном конкурсе ученик 4 класса нашей школы Гайфуллин Н. занял 2 место. Руководитель – учитель начальных классов Давлиева А.Р. Поздравляем!
-
И интересно, и полезно! 19.04.2017

В рамках Недели Родного языка и Габдуллы Тукая с целью приобщения подрастающего поколения к обычаям, традициям родного края, к эстетическим, нравственным ценностям своего народа с программой под названием «Народная музыка как отражение судьбы народов» перед учащимися и учителями выступил педагог, певец, исполнитель на народных музыкальных инструментах Шигапов Султан Фидаисович. Выступление музыканта нацелено на воспитание уважительного отношения к культурам соседствующих народов. Учащиеся остались довольными от прослушанного и увиденного. Мероприятие закончилось исполнением песни на слова Г.Тукая «Туган тел» всем залом стоя.
-
"Неопалимая купина" - 2017 18.04.2017

17 апреля 2017 года в МУ «Управление образования» состоялось награждение призеров и победителей районного этапа Всероссийского конкурса детско-юношеского творчества по пожарной безопасности «Неопалимая купина», посвященный 125-летию Российского пожарного общества. Ученики 3 класса нашей школы Юсупова Д., Шамсиев И. (руководитель – учитель начальных классов Даутова Р.Г.) заняли первое место в возрастной группе 8-11 лет в номинации декоративно-прикладное творчество. Поздравляем!
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында 15.04.2017

Г.Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан,яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан,Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее,Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.Г.Тукай укуларында 83 укучының, 54 укытучының эше тыңланды.Безнең мәктәптән тарих укытучысы Кашшапов Ф.Х. “Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы” секциясендә уңышлы чыгыш ясап,III дәрәҗә дипломга лаек булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина З.Я. “Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү” төркемендә чыгыш ясап, таныклыкка ия булды.Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Акци "Будь готов! Скажи нет!" 13.04.2017

Бүген “СМС-балалар” хәрәкәтендәге укучылыар чираттагы акцияне уздырдылар.Акциянең темасы: “Будь готов! Скажи “Нет!” дип атала. Укучылар листовкалар ясап тараттылар, наркотикларга каршы эш чагылдырылган плакатлар ясап элделәр. Акция видеофильм карау белән төгәлләнде.
















