Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Химия,биология,география атналыгы 15.12.2023

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында Садикова Н.К.биологиядэн 10 класста "Вируслар" темасына ачык дэрес уздырды
-
котлыйбыз. 14.12.2023

Яңа Кенәр мәктәбе активистлары командасы мәктәп укучылары арасында узган экологик турнирда катнашты. Алар экологик ярышларда һәм онлайн-марафонда катнаштылар. Икенче тур нәтиҗәләре буенча безнең финалистлар ланчбокс белән бүләкләнделәр.
-
Сак булыгыз- ГРИПП. 14.12.2023

ОРВИ һәм грипптан саклану максатыннан ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрелде, белешмәләр таратылды, видеолар каралды.
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда.
Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
-Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
-Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
-Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
-Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз. -
Химия ,биология,география атналыгы 12.12.2023

Атналык кысаларында 8 класста химия укытучысы Сабирова А.И. химикларга кабул итү кичәсе уздырды.
-
12 декабрь-Россия Федерациясе Конституциясе көне. 12.12.2023

Конституция илнең төп документы Россия Дәүләтенең төзелешен билгели, анда кешеләрнең ирекләре, хокуклары һәм бурычлары язылган, калган законнарның нигезендә яткан иң төп кагыйдәләр һәм нормалар беркетелгән. Конституция-дәүләтебезнең уңышлы яшәвенең ныклы нигезе.
Директорның тәрбия буенча киңәшче "Илем Конституциясе"дигән чара үткәрде. -
Химия ,биология,география атналыгы 11.12.2023

Бүгеннән мәктәптә химия,биология,география атналыгы уза .Атналык кысаларында химия фәненнән ЕГЭ да 100 балл җыйган Гайнутдинова Алинә белән очрашу булды.
-
Беренчеләр советы рәисе ВДНХ да 11.12.2023

2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр ВДНХ территориясендә Россия масштаблы халыкара күргәзмә-форумы уза, аның кысаларында беренчеләр хәрәкәте һәм Россия мөмкинлекләр иле платформасының уртак экспозициясе тәкъдим ителә.
Безнең Беренчеләр Советы рәисе Хусаинова Айзилә Арча районының башка активистлары белән бергә шушы күргәзмәдә булды. Ул бу сәяхәтне бик ошатып кайтты һәм мондый матур һәм масштаблы сәяхәт итәргә мөмкинлек өчен Беренчеләрнең хәрәкәтенә зенең рәхмәтен белдерә!
-
Котлыйбыз. 08.12.2023

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале җиңүчеләре бүләкләнде.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Сәхнә", "Салават күпере" журналлары редакцияләре бүләкләре тапшырылды.
Безнең "Сәләт" мәктәп театрына йөрүче укучыларыбыз "Сәхнә "журналы номинациясе җиңүчеләре булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз 07.12.2023

Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз. Без аларны кайгыртып, саклап торырга тиеш. Күчмә кошлар язын җылы яклардан безне сагынып кайталар. Без дә, иске ояларны яңартып, яңаларын ясап, аларның кайтуын көтеп алабыз. Кышны безнең белән үткәрүче кошлар турында да онытмыйбыз. Аларга җимлекләр ясап, җимнәр сибеп торабыз.
-
Безнекеләр ТНВ да! 05.12.2023

Бүген XII Рөстәм Миңнуллин исемендәге Бикафестта Гран-при иясе булган "Сәләт"мәктәп театры Шаян ТВ да очрашуда булып кайтты. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!








