Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
МХК дан олимапиада 16.10.2023

Бүген МХКадан мәктәп олимпиадасынын мәктәп туры узды.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклы 16.10.2023

16 нчы октябрьдә 1-11 нче сыйныфларда «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклы дәресе үткәрелде.
Дәрес "Россиянең кино тарихы" дип аталган иде. -
«Татарча диктант» акциясе 14.10.2023

2023 нче елның 13,14 нче октябрь көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе уза. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксындыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән. Быел «Татарча диктант» акциясе сигезенче тапкыр уза. Бу акциядә безнең мәктәп укучылары да катнаша.
-
Әтиләр бәйрәме 14.10.2023

Бүген, 2023 елның 14 октябрендә, безнең әтиләр көне хөрмәтенә чара оештырылды, анда әтиләр уллары белән ярыштылар .Безнең мәктәп командасында Терентьев Ирек һәм аның улы Терентьев Ислам, аңа 9 яшь,катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән , ә катнашучылар сертификатлар белән
бүләкләнделәр .Терентьевлар гаиләсенә зур рәхмәт.
Әтиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, ә иң мөһиме-һәрвакыт балабыз белән бергә атларга. -
Географиядән олимпиада 10.10.2023

Географиядән олимпиаданың мәктәп туры үтте.
-
Татар теленнән олимпиада 09.10.2023

Бүген 7-11 класслар арасында татар теленнән олимпиаданың мәктәп туры узды.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" циклы 09.10.2023

«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" циклының чираттагы дәресе Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә һәм коллективта үзара мөнәсәбәтне җайлауга багышланган.
-
Республикакүләм укытучылар көне 07.10.2023

6 октябрь көнне Казан-ЭКСПО да Республикакүләм укытучылар көне үтте. Республика укытучылары өчен мул өстәлләр, матур концерт номерлары, алдынгы укытучыларны бүләкләү узды. Бу кичэдэ мәктәбебезнең химия укытучысы Алия Ильсуровна катнашты.
-
Котлыйбыз. 06.10.2023

Район мәдәният йортына педагогия хезмәте ветераннары, укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, көллият һәм техникум педагоглары җыелды. Җиңел булмаган һәм мактаулы хезмәтләре өчен аларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башлыгы Ильшат Габделфартович, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Данилевич лаеклы бүләкләр тапшырдылар. Педагогия хезмәте ветераннары да чәчәк гөлләмәләре алдылар. Залдагылар аларга рәхмәтләрен аягүрә басып, көчле алкышлар белән белдерделәр. Районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы советы рәисе Вакыйф Вагизович профсоюз активистларына бүләкләр тапшырды.
Яңа Кенәр мәктәбе укучылары да читтә калмады, үзләренең тырыш хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Менә алар:
Мостафина Гөлсинә Габделхаевна "Почетный наставник" күкрәк билгесе, Сабирова Алия Нургалиевна "Яшь мөгаллим" күкрәк билгесе, Нигматуллина Ләйсән Саубановна "Телләрнең, мәдәниятләр не, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Яңа Кенәр мәктәбе коллективы профсоюз үткәргән барлык ярышларда катнашып, призлы урыннарга лаек булып бардылар, шуңа алар район буенча беренчелекне яуладылар.
Хезмәттәшләребез белән горурланабыз, киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булып барсын. -
Укытучылар көне белән 05.10.2023

Яңа Кенэр мәктәбендә узгэрешлэр.... Яңа тәрбия завучы, яңа укыту завучлары... Һәм яңа укытучылар. Буген укытучылар ролен безнең югары сыйныф укучылары алдылар. Алар узләрен авыр да шул вакытта мактаулы булган һөнәрдэ сынап карадылар. Укучыларыбыз укытучыларыбызга бәйрәм көне ясап, аларның дәресләреннэн азат иттеләр.








