Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
“Туган телем сагында” исемле акция 23.10.2023

Бүген мәктәп алдында торган бурычларның иң мөһиме –балаларга татар телен өйрәтү, аларны татар халкының тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру; татар халкының фольклоры, театр сәнгате аша телебезнең байлыгын, зәвыгын, матурлыгын, аһәңен балаларга җиткерү.
“Туган телем сагында” исемле акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары татар халкының милли уеннарын уйладылар. -
Котлыйбыз. 21.10.2023

«Минем иң яхшы дәресем»Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды.
Укытучыларыбыз Хафизова Гөлнара Нургали кызы, Хәбибуллина Миләүшә Руфик кызы, Сәмигуллина Алсу Вәис кызы үз дәресләрен тәкъдим иттеләр һәм 3 дәрәҗә диплом ияләре булдылар.Аларны чын күңелдән котлыйбыз. -
Котлыйбыз. 21.10.2023

“Арча” спорт мәктәбендә 2011-2012нче елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча ярыш булып узды.
Безнең кызлар 1 урын,егетләребез 3 урын яуладылар.
Тренерлары:Хайруллин Зөлфәт Тагирович.Чын күңелдән унышлары белән котлыйбыз. -
Физкультура фәненнән олимпиада 20.10.2023

Физкультура фәненнән олимпиаданың мәктәп этабы узды.Теория өлеше.
-
Физкультурадан олимпиада 20.10.2023

Физкультура фәненнән мәктәп олимпиадасы узды.Практик олеше.
-
Котлыйбыз 20.10.2023

Бүген, 20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге бәйрәм белән безне тәмле итеп ризыклар белән сыйлаучы, ягымлы карашлары, тәмле сузлэре белән каршы алучы пешекчеләребезне котлыйбыз! Аларнын һәрбересенә рух ныклыгы, күнел көрлеге һәм сәламәтлек телибез.
Ил-көннәр тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңларыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен. -
" Педагог һәм остазлар елы" на багышланган чарад 19.10.2023

7а сыйныфы авыл китапханәсендә " Педагог һәм остазлар елы" на багышланган чарада катнашты.
-
“Туган телем сагында” исемле акция 19.10.2023

“Туган телем сагында” исемле акциядә катнашырга тәкъдим итәбез. Безнең туган телебез- татар теле. Без, Тукай якташлары, телебезнең тирән, кодрәтле, серле дөньясының нәкъ үзәгендә кайнап, аның байлыгына, матурлыгына, фикри тирәнлегенә, аһәңлелегенә сокланып һәм горурланып яшибез. Кагыйдәләр буенча, һәр айның бер атнасын “Туган тел атналыгы” итеп үткәрү күздә тотыла .Әйдәгез әле, туган телебезнең халык белән, аның тарихы белән аерылгысыз икәненә ышаныйк. Каләм осталарының телебез турындагы фикерләре белән, матур-матур әдәби әсәрләр белән дә танышыйк, әдәби әсәрнең телдән башка мөмкин түгелленә дә ышаныйк. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә дә ярышыйк.“Туган телем сагында” акциясе укучыларыбызны, тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.
"Туган телем иркә гөлем" класс сәгате -
7-11 классларда математикадан олимпиада 17.10.2023

Бүген 7-11 класс укучылары математика олимпиадасынын мәктәп турын эшләделәр.
-
тәрбия буенча директор киңәшчеләре очрашуда 16.10.2023

Бүген Арча районында тәрбия буенча директор киңәшчеләренең Арча районы ата-аналар советы рәисе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Республика советы әгъзасы Салихов Рөстәм Равшанович белән очрашуы булды. Агымдагы уку елына ата-аналар һәм ата-аналар комитетлары белән бергә эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.








