Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 13.11.2018

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Галлимзянова Л.Б. 1 нче чирек нәтиҗәләре белән, фәннәр буенча районда үткәрелүче олимпиадалар графигы белән таныштырды. Директор мәктәп тормышындагы яңалыклар, алда торган планнар турында җиткерде. Сөйләшүләр классларда дәвам итте.
-
Педагогик киңәшмә. 08.11.2018

Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, 2 нче чиреккә бурычлар куелды. ""Укучыларга интернет челтәреннән янаган ккуркыныч, аңа каршы профилактик чаралар" темасына чыгыш тыңланды.
-
Башлангыч класс укучылары өчен олимпиадалар башланды. 03.11.2018

Район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында 3 нче класс укучысы Мостафин А. рус теленнән призер, математикадан җиңүче булды. Укытучысы Гараева Г.И. Котлыйбыз, алда да уңышлар телибез!
-
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды. 23.10.2018

Көзге уңышлар җыелып, эшләр беткәч, мәктәбебездә традиция буенча Көзге бәйрәмнәре уза. Педагог-оештыручы Җамалиева А.М., башлангыч класс укытучылары җитәкчелегендә узган Уңыш бәйрәмендә 1-4 нче һәм 6нчы класс укучылары катнашты. Мәктәп яны бакча җитәкчесе еллык эшкә, алынган уңышларга нәтиҗә ясады. Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
-
Парламент дәресе. 20.10.2018

Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. 8-9 нчы класс укучылары белән парламент дәресе үткәрде. Укучылар парламент тарихы белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Волонтерлар отряды тарихи истәлекле урыннарда. 20.10.2018

Мәктәбебезнең волонтерлар отряды авылыбызның тарихи истәлекле урыннарында булдылар.
-
"Мин китаплар яратам" 17.10.2018

1-3 классларда "Мин китаплар яратам" темасы астында класс сәгате уздырылды. Класс сәгатенә авыл китапханәчесе Надия Ризвановна килде. Ул укучыларны китапханәдәге яңа китаплар белән таныштырды. Яңа китаплардагы кайбер кызыклы әсәрләрне укыды. Балалар китаплар белән кызыксындылар, укыр өчен китапларны яздырып өйләренә дә алдылар.
-
15 октябрь - Хәтер көне! 15.10.2018

15 октябрь -Татар халкы өчен Хәтер көне. Шул уңайдан тарих укытучысы Сабирҗанова Г.Р. әлеге датаның тарихи әһәмияте турында сөйләде. Тарихи шәхесләр турында белешмә бирелде.
-
Көзге табигатькә экскурсия. 11.10.2018

10 октябрь көнне 2,3 нче сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштылар.
-
Россия куләмендә үткәрелгән предметлар буенча олимпиадаларның мәктәп туры. 09.10.2018

Мәктәбебез укучылары математикадан олимпиадада бик актив катнашалар. Аларга уңышлар телибез.















