Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Өлкәннәр һәм Укытучылар көне! 05.10.2018

Мәктәбебездә "Бер күрешү - бер гомер" исеме астында Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. 8 нче класс укучылары Габдрахманова Н.Ш. җитәкчелегендә эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр укучыларга, мәктәп коллективына изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Куркынычсызлык айлыгы бара. 03.10.2018

1-3 классларда "Терроризмга -юк!" темасы астында тәрбия сәгате үтте. Укучыларга террористларның кем булулары, терроризмның куркыныч фактлары аңлатылды.
-
Куркынычсызлык дәресе. 02.10.2018

Респукблика күләмендә куркынычсызлык айлыгы бара. Айлык кысыларында мәктәп күләмендә төрле чаралар үтә. Куркынычсызлык нигезләре укытучысы Галимзянова Л.Б. куркынычсызлык дәресе үткәрде.
-
Өлкәннәрне котлыйбыз! 01.10.2018

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәбебезнең волонтерлар отряды ветеран укытучыларыбызны, хезмәткәрләребезне, тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар. Өйләрендә булдылар, йорт эшләрендә булыштылар.
-
"Сугыш чоры балалары" проекты. 21.09.2018

"Сугыш чоры балалары" проеты кысаларында Куликово сугышы турында викторина үткәрелде. Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. әлеге дата турында тулы информация җиткерде. Укучылар сорауларга тулы җавап бирделәр.
-
Имтиханнарга бугеннән әзерлек. 19.09.2018

9 нчы класс укучылары имтиханнарга әзерлек башладылар. Мәктәптә математикадан сынау эшләре башкардылар. Алда булачак имтиханнарда аларга уңышлар телик.
-
"Милләтләр кроссы-2018" 17.09.2018

Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары Сайфетдинов Р.Р. җитәкчелегендә "Милләтләр кроссы-2018"дә катнаштылар.
-
Мәктәп бакчасында яшелчәләрне җыю эше бара. 16.09.2018

-
Көзге өмә 15.09.2018

Буген укучылар,укытучылар омәгә чыктылар. Мәктәп территориясе, авыл чишмәләре, һәйкәл яны чүпләрдән чистартылды.
-
Ата-аналар җыелышы 13.09.2018

Ата-аналар җыелышында фельдшер Шарипова Л.К. грипп авыруы турында сөйләде, анын кеше өчен начар шаукым калдыруын ассызыклады. Прививка ясату саклану чарасынын бердәнбер булуын анлатты.















