Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы. 08.05.2018

Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм митингында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, район җитәкчелеге вәкиле, авыл җирлеге һәм колхоз рәисе катнашты. Укучылар чыгышын, атказанган артист А.Якшембетов, авылдашыбыз Я.Хабибуллинның бәйрәм котлауларын һәркем яратып кабул итте. Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйбыз, тыныч көннәр телибез!
-
Физика-химия атналыгы 05.05.2018

Физика-химия атналыгы кыссаларында Ибраһимова Гөлназ Рифат кызы физика-химия фәннәре буенча “Своя игра” дип аталган уен уздырды.Укучылар ике фән буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Алар табышмаклар чиштеләр, галимнәр белән таныштылар,физик һәм химик зурлыкларны искә төшерделәр һ.б.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 04.05.2018

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Г.Р. 6 нчы класста татар әдәбиятыннан "Ә.Фәйзиненң Тукай романы" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
Химиядән ачык дәрес күрсәтелде. 04.05.2018

Физика һәм химия атналыгы кысаларында Мостафина Г.А. 9 класс укучылары белән химиядән "Органик химияне кабатлау" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2018

-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 30.04.2018

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М. Җамалиева тарафыннан 5 нче сыйныфта "Лексикология бүлеген кабатлау" темасына ачык дәрес күрсәтелде.
-
"Без - Тукайлы халык" 27.04.2018

Татар халкының йөзек кашы булган, сөекле һәм бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Без - Тукайлы халык", "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә шагыйрьнең шигырьләр, мәсәлләр җыентыклары, "Исемдә калганнар" дигән китабы, бөек фикер ияләренең Тукай турында язган истәлекләре тупланган китаплар куелды. "Тукай эзләре буйлап" күргәзмәсенә шагыйрьнең нәни дусларга багышлап язылган әкиятләр, мәсәлләр, шигырьләр китаплары куелды. Әлеге китаплар мәктәбебез укучыларына укырга тәкъдим ителде.
-
"Тукай безненң йөрәкләрдә!" 26.04.2018

Бүген татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева А.М. "Тукай безнең йөрәкләрдә!" исемле кичә үткәрде. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды, шигырьләре укылды. Г.Тукай турында эчтәлекле фильм күрсәтелде.
-
Мәктәбебездә "Бердәм гамәлләр" көне үтте. 26.04.2018

-
Г.Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе. 25.04.2018

Мәктәбебез укучылары Җамалиева А.М. җитәкчелегендә Г.Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсендә катнаштылар















