Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Чәй эчәбез бал белән..." 13.02.2018

Бүген, 13 нче февраль көнне , 3-8 класс укучылары белән "Чәй эчәбез бал белән..." темасы астында кичә булып узды. Кичәдә укучылар чәйнең кайсы илләрдә, ничек үстерелүе турында таныштылар. Чәйнең кеше организмы өчен нинди файдасы булуын ачыкладылар. Шулай ук чәйдәге штрих-кодларны укырга өйрәнделәр. Чәй турында матур, кызыклы шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ахырыдан бергәләшеп, тәмләп чәй эчелде.
-
Тимурчылык эше. 12.02.2018

Яңа Кишет мәктәбе укучылары тимурчылык эшен даими алып баралар, өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә бик теләп ярдәм итәләр. Өлкәннәр үз рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
Районный этап Республиканского конкурса "Лучший классный руководитель" 10.02.2018

Учительница русского языка и литературы Мустафина Г.А. 9 февраля участвовала в районном этапе Республиканского конкурса профессионального мастерства классных руководителей и педагогов – организаторов. Она провела воспитательный час в 9 классе Лесхозской школы по теме «Шаг в виртуальный мир», познакомила с полезными и вредными сторонами интернета.
-
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел 10.02.2018

9 нчы февраль көнне яраткан язучыбыз , шагыйрь Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булды. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М.Җамалиева тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормышы, иҗатына багышланган видеосюжет белән таныштылар. Әлеге тәрбия сәгате укучыларда Фәнис абый Яруллин иҗатына карата кызыксыну уятты.
-
" Замечательный вожатый" конкурсы 08.02.2018

Район күләмендә " Замечательный вожатый" конкурсы булып үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Валитова Л. катнашты. Конкурста алар үзләре белән таныштырдылар, педагогик ситуацияләр чиштеләр, сорауларга җавап биреп, зал белән уен оештырдылар. Әлеге төр ярышларда Лидия дә үзен яхшы яктан күрсәтеп, хөкемдарлар тарафыннан уңай бәя алды. Афәрин, Лидия, киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!
-
8 февраль – Яшь антифашистлар көне. 08.02.2018

8 февраль – Яшь антифашистлар көне. 1,3 класс укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Наиловна белән бергә бу көнне искә алдылар.Балаларга бик күп өстәмә мәгълумат бирелде
-
Укучыларыбыз эшчәнлеге. 07.02.2018

1 нче сыйныф укучылары «Минем сыйныфым» дигән темага проект эше башкардылар. Аларга бик ошады.
-
Мәктәбебез укучысы татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры. 06.02.2018

Яңа Кишет мәктәбенең 7 класс укучысы Валитова Л. татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призёрбулды. Укытучысы – Җәләлетдинова Г. Р. Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Сталинград янында җиңүгә 75 ел 03.02.2018

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә 2 нче февраль көнне "Сталинград янында җиңүгә 75 ел" тулу уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде. Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. бу датаның сугышчан дан көннәре исәбенә керүен, аның әһәмиятен аңлатты. Шул көннәрдә төшерелгән документаль кадрлар каралды. Укучылар якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның сугышчан юлы турында мәгълүмат алдылар, Сталинград сугышында күрсәткән батырлыкарын искә төшерделәр. 9 нчы класс укучылары Геройның музей йортында булдылар.
-
Матбугат күзәтләре. 01.02.2018

2 нче класс укучылары яңа килгән балалар өчен журналлар белән даими танышып баралар.















