Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
27 январь Россиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтелә 27.01.2018

27 нче январь Россиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтелә. Бу Ленинград блокадасын тулысынча өзгән көн. Бүген мәктәптә әлеге истәлекле датага багышланган тәрбия сәгате у узды. Тарих укытучысы Г.Р.Сабирзянова балаларга Ленинград блокадасы турында сөйләде һәм әлеге куркыныч хәлләр турында кино күрсәтелде.
-
"Дуслык дәресе" 25.01.2018

25 нче январь көнне классларда "Дуслык дәресе" узды. Укучыларга класс җитәкчеләре "дуслык" сүзе мәгънәсенең тирәнлеген, купкырлылыгын аңлаттылар. Бергәләп дуслык турында кыска хикәяләр укып анализладылар, дуслык турында мәкальләр укыдылар.
-
Технологиядән ачык дәрес. 24.01.2018

Бүген, ягъни 24 нче гыйнвар көнне, 7 класста технологиядән “Тукымага рәсем ясау” темасына ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар батик ясау технологиясен, аның төрләре белән таныштылыар. Тукымага төрле әкият геройларын төшереп, аларны дөрес итеп буярга өйрәнделәр. ФГОС таләпләре буенча үткәрелгән дәрес укучыларга бик ошады.
-
“Технология һәм физкультура атналыгы” 22.01.2018

22 нче гыйнвардан мәктәп күләмендә “Технология һәм физкультура атналыгы” башланып китте. Дүшәмбе көнне укучылар атналык программа белән таныштылар. Технология кабинетына “Кул эшләре” күргәзмәсе булдырылды.
-
Шорт-трек буенча ярышлар. 18.01.2018

18 нче гыйнвар көнне Абакаров Д., Замалиева Р., Каримов И., Закирова Г., Сафин И. шорт-трек буенча зона ярышларында катныштылар. 9 нчы класс укучысы Сафин И. 2 урынга лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тимурчылар отряды һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! 13.01.2018

Мәктәбебезнең тимурчылары даими рәвештә өлкәннәргә ярдәм итеп торалар. Аларның эшеннән олыларыбыз бик канәгать, үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткереп торалар.
-
Күңелле каникуллар! 06.01.2018

Укучыларыбыз каникулларны куңелле һәм файдалы үткәрәләр. Саф һавада төрле уеннар уйныйлар, чаңгы, чанада шуалар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен саф һавада булу бик мөһим.
-
Район күләмендә узган шашка ярышлары. 05.01.2018

4нче гыйнвар көнне район күләмендә узган шашка ярышларында мәктәбебез командасы уңышлы уен күрсәтеп 2 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 9 нчы класс укучылары Сабирзянов С. 2 урын, Гайфуллина Д. 3 урын алдылар. Тренерлары Минзянов Ф.М. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Тукай якташлары" исемендәге балалар Думасының чираттагы утырышы 05.01.2018
Районда "Тукай якташлары" исемендәге балалар Думасының чираттагы утырышы узды. Әлеге утырышта безнең мәктәптән Җамалиева Р. катнашты. Утырышта 2018 нче елда башкарыласы эшләр, үткәреләсе чаралар, алга куелган бурычлар турында сөйләштеләр, эшләр бүлештеләр. -
Шашка уеннары. 03.01.2018

3 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылар арасында шашка буенча ярышлар узды. Иң көчлеләр Каримов Илназ, Гайфуллина Диләрә, Сабирзянов Салаватлар булдылар. Районда узачак ярышларда аларга уңышлар телибез!















