Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
"Изге сүз- изге эш" акциясе 29.09.2017

29 нчы сентябрь көнне 2-4 класс укучылары "Изге сүз- изге эш" акциясе кысаларында әби-бабалары өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Соңыннан аларны бәйрәм белән котлап әби-бабаларына бүләк иттеләр.
-
"Без төрле, ләкин без бергә" темасы астында класс сәгате үткәрелде 27.09.2017

26 нчы сентябрь көнне "Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында 2-4 класс укучылары өчен "Без төрле, ләкин без бергә" темасы астында класс сәгате үткәрелде. Укучылар шушы темага презентация карады,төрле төстәге пластилиннан кеше сыны әвәләп алардан композиция ясадылар
-
"Энергия добра" акциясе узды. 27.09.2017

Мәктәбебездә "Энергия добра" акциясе узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга "Энергиягә сакчыл караш!" темасына әңгәмәләр үткәрделәр. 5-7 нче сыйныфлар катнашында викторина үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучылары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә шул темага рәсемнәр буятып, уеннар үткәрделәр. Өлкәннәр, өйдәгеләр белән дә энергияне саклау турында сөйләшүләр булды. Акциядә укучылар актив катнашты.
-
"Көзге мәрхәмәтлелелк атналыгы" кысаларында 5 нче класста "Без бергә" исеме астында тәрбия сәгате үтте 26.09.2017

-
"Юлда сак бул, һәрвакыт кагыйдәләрне үтә!" 26.09.2017

9 нчы сыйныф укучылары Габдрахманова Н.Ш. җитәкчелегендә "Юлда сак бул, һәрвакыт кагыйдәләрне үтә!" темасына коллаж ясадылар. Балалап бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юлда йөрү каыйдәләрен искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнаттылар. Нәниләр шат һәм канәгать калдылар.
-
Республиканың Яшь гражданнары форумы узды. 24.09.2017

Мәктәбебез укучылары Гайфуллина Д., Закирова Г., Кәримова А. педагог-организатор А. М. Җамалиева җитәкчелегендә Республиканың Яшь гражданнары форумында катнашты. Укучылар өч юнәлешкә бүленеп үзләрен борчыган сорауларын уртаклаштылар, иң креатив фикерләр район администрациясенә җиткерелде. Укучыларның сорауларына Л. М. Осина җавап бирде. Әлеге очрашу бик эшлекле һәм истә калырдай булды.
-
"Укучының мәдәни көндәлеген" тапшыру 18.09.2017

Мәктәбебез китапханәсендә авыл китапханәчесе Йосыпова Надия, мәктәп китапханәчесе Әхмәдуллина Фирүзә һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Фазылҗанова Гөлфия катнашында башлангыч сыйныф укучыларына район мәгариф бүлегеннән кайтартылган "Укучының мәдәни көндәлеген" тапшыру булды.Китапханәчеләребез мәдәни көндәлекнең файдалы якларын , анда язылган бик күп мәгълүматларның дәрес вакытында да кулланып булганлыгы турында ассызыклап әйтеп киттеләр. Укучыларга бу көндәлекне һәрвакыт үзләре белән йөртергә истәлекле урыннарга:музейларга, кино-театрларга, китапханәләргә һәм башка шундый җирләргә барганда әлеге көндәлекне алып барып, җитәкче абый-апаларга билгеләтеп имзалар куйдырырга кирәклеге,фотолар туплап көндәлекне һәрдаим тутырып барырга кирәклеге әйтелде. Уку елы ахырында иң күп җирләрдә булган укучыларны табып, җиңүчеләрне билгеләп китәчәклеге искәртелде. Бу көнне исләрендә калдырсыннар өчен укучыларга кечкенә генә истәлек бүләге дә тапшырылды.
-
Экстремизмга - Юк дибез! 15.09.2017

"Экстремизмга - Юк дибез!" айлыгы кысаларында классларда тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Ата-аналар җыелышы. 13.09.2017

!3 нче сентябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте. Участковый балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен профилактика чараларын системалы алып барырга кирәклеген җиткерде,яңалыклар белән таныштырды. Җирлек фельдшеры грипп, аннан саклану чаралары, ваксинация ясау тәртипләре турында сөйләде.
-
Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музее тирәсенә юкә агачлары утырттылар. 12.09.2017
















