Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Тукай бәйрәме. 25.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Тукай бәйрәме" үткәрелде.Укучыларыбыз шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тагын бер кат барладылар. Ике командага бүленеп КВН да үзара көч сынаштылар. Бәйрәм бик файдалы һәм күңелле булды.
-
Бергәләп уку көне. 23.04.2017

Укучылар ял көне китапханәләргә йөриләр, бүген алар әти- әниләре белән берлектә китаплар укыдылар.
-
Флешмоб. 21.04.2017

Бүген "Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында мәктәпкүләм флешмоб үткәрелде.Барлык укучылар да актив катнашты.
-
Түләүләрне ЕСИА аша. 20.04.2017

Барлык түләүләр ЕСИА аша регистрация үтеп башкарыла.Укучылар өйдә әти- әниләрен, әби- бабайларын да интернет аша түләргә өйрәтәләр.
-
Казанда шигырь сөйләүчеләр конкурсында. 19.04.2017

4 класс укучылары Мөхетдинов Әнвәр һәм Габдрахманова Зилә Казан шәһәрендә үткәрелгән Г.Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә бик матур чыгыш ясадылар. Мөхетдинов Әнвәр дипломга ия булды, Габдрахманова Зилә икенче турга узды.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу. 18.04.2017

Бүген 7-11 класс укучылары белән Арча башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Мансур Камбил улы "Рәсәй балалары" темасы астында түгәрәк өстәл үткәрде. Шулай ук мәктәп балалары арасында тәртип бозу очраклары турында кисәтелде.
-
Ветеран укытучы дәрес бирә 18.04.2017 18 нче апрель көнне Сабиров Мөнир Исмәгыйль улы 6 нчы класс укучылары белән технологиядән ачык дәрес үткәрде. Дәрес яшь буын укытучыларга үрнәк алырлык, укучыларга бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.

-
Һәйкәл яны җыештырылды.. 18.04.2017

Бүген 9, 11 класс укучылары, дәресләрдән соң, һәйкәл янын җыештырдылар.
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар". 17.04.2017

7класс укучысы Гафурова Азалия ( җитәкчесе - Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы) Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" VI республиккүләм ачык әдәби ярышта "Шигъри техника. Юмор белән лирик башлангычлар берлеге" исеменә лаек булды, диплом белән бүләкләнде. алга таба да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы. 17.04.2017

17апрельдән 25 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә республикакүләм "Язгы мәрхәмәтле эшләр" атналыгы старт алды. Ункөнлек план нигезендә бүген укучыларыбыз ветераннарга ярдәм иттеләр, аларның хәлләрен белделәр.
















