Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Агачны яфрак , кешене хезмәт бизи. 15.04.2017

Технология атналыгы кысаларында 6, 8 класс укучылары "Агачны яфрак . кешене хезмәт бизи" уен- бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйге бик күңелле һәм файдалы булды. Беренче урынга 8 класс укучылары лаек булдылар. Бәйгене оештырган технология фәне укытучылары Сабиров Мөнир Исмәгыйль улына, Вахитова Гүзәл Мансур кызына иҗади уңышлар телибез.
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

14 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан Яңа Кырлай урта мәктәбендә VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укуларында укучылар 5 төрле, укытучылар 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә (җитәкчесе Габдрахманова Г.В.)“Табигать- тиңсез хәзинә”, 11 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Алисә (җитәкчесе Шагисламова Г.Р.) “Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза” номенациясендә чыгыш ясап,сертификат һәм истәлекле бүләккә ия булдылар.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габрахманова Г.В. укытучылар өчен үткәрелгән “Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү”номенациясендә катнашып II урын яулады, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Кул эшләре күргәзмәсе. 14.04.2017

Бүген барлык укучылар, технология атналыгы кысаларында, кул эшләре күргәзмәсендә катнаштылар. Нәтиҗәсе атналык ахырында чыгарылачак.
-
Язгы ярминкә. 13.04.2017

Бүген 9 класс укучылары мәктәпкүләм "Язгы ярминкә" үткәрделәр.Ярминкәдә күптөрле тәм - томнар сатылды. Укучыларга ярминкә бик ошады.
-
Космонавтика көненә багышланган отряд сборлары. 12.04.2017

Бүген космонавтика көне уңаеннан 5,6,7. классларда отряд сборлары үткәрелде.
-
Һөнәрләргә багышланган газета, брошюра ясау . 11.04.2017

Бүген атналыкның икенче көн тәртибе буенча укучыларыбыз һөнәрләргә багышланган газеталар, брошюралар чыгардылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Яшь космонавтлар. 11.04.2017

Башлангыч класс укучылары арасында "Космонавтлар көне"нә багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
Технология атналыгы. 10.04.2017

10 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә "Технология атналыгы" старт алды. Линейкада укучылар атналык план белән таныштылар. Бүген ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар чишеп почтага салдылар. Укучыларыбызга уңышлар!!!
-
Өмә. 08.04.2017

Бүген укытучыларыбыз, укучыларыбыз дәресләрдән соң мәктәп тирәсен җыештырырга, карлар таратырга чыктылар.
-
Башлангыч классда кошлар бәйрәме. 07.04.2017

Бүген башлангыч класс укучылары "Кошлар көне"н билгеләп үттеләр. Кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә ике командага бүленеп табышмакларга җавап бирделәр, рейбуслар чиштеләр. Кичәне башлангыч класслар укытучысы Насыйбуллина Диләрә Хәйдәр кызы оештырды һәм алып барды. Укучылар кошлар турында бик күп мәгълүмат алдылар.
















