Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Муса Җәлил – герой-шагыйрь. 15.02.2022

Бүген татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.
Укучыларда Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан 5 нче сыйныфта “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән әдәбият дәресе үтте. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Тоткынлыкта якташларыбызның батырлыгына сокландылар, Муса Җәлил иҗатының күпкырлылыгына төшенделәр.
Сегодня исполняется 116 лет со дня рождения поэта-патриота М.Джалиля. В 5 классе прошел урок “Муса Джалиль – поэт-герой”, посвящённый жизни и творчеству поэта.
-
“Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын беләсеңме?” 15.02.2022

Мәктәптә туган телләр декадасы башланып китте. 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 6 нчы сыйныфларда “Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын беләсеңме?” дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Уен-ярышта 4 укучы катнашты. Сорауларга иң күп дөрес җаваплар биргән Галиев Ф. җиңү яулады.
В школе стартовал декадник родных языков. 15 февраля - день рождение поэта-героя М.Джалиля. В 6 классе проведена интеллектуальная игра «Знаешь ли ты биографию и творчество поэта?» Победу одержал Галиев Ф.
-
Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены. 15.02.2022

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде;
Үлемем дә яңгырар җыр булып..."
Герой-шагыйрь Муса Җәлил үлеме белән исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә хаклык өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Мәктәптә туган телләр декадасы кысаларында 7 нче класс укучылары катнашында Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены үткәрелде. Укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: “Батыр - берне, белемле меңне егар”, “Капитаннар бәйгесе”, “Сез игътибарлымы?”, “Шигырьне таны”. Уен “Кызлар” командасының җиңүе белән тәмамланды.
В рамках декадника родных языков в 7 классе проведена игра “Тамчы-шоу”, посвященная дню рождению поэта М.Джалиля.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” 15.02.2022

Татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең сүрелмәс иҗатын, тормыш юлын искә төшерү, көйгә салынган әсәрләрен барлау, укучыларда патриотлык хисләре тәрбияәү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән класс сәгате уздырылды.
Зур киләчәк якты булсын өчен
Йөрәген ул
Сүнмәс факел итеп яндырган,
Яндырган да Тынган,
Ә йөрәген
Җырларына биреп калдырган.
Җыры яшәр күңелләрдә,
Күкрәкләрдә яшәр сулышы.
Барыр юлларында
Үрнәк булып
Янып торсын Муса тормышы.
-
“Мин беләм,ә син беләсеңме?" 14.02.2022

Бүген 8 нче класс укучысы,мәктәбебезнең яшь әйдаманы, Сибагатуллин И. башлангыч сыйныф укучылары белән “Мин беләм,ә син беләсеңме?" дип исемләнгән уен - викторина үткәрде. Викторина барышында укучылар, безнең мәктәпнең укучылар оешмасы турында мәгълүмат алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
10 февраль – рус халык шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне. 11.02.2022

А.С.Пушкин әкиятләре балаларны рус халкының теле һәм мәдәни хәзинәләре белән таныштыра.
Учитесь Пушкина читать
Без торопливости и лени,
И сквозь века и поколенья
Он не устанет удивлять.
-
Физика дәресендә виртуаль лаборатория. 10.02.2022

8 нче класс укучылары виртуаль лаборатория ярдәмендә тәҗрибә үткәрделәр.
-
«Самый главный урок в мире». 09.02.2022

Сегодня в школе для учеников 5,6 классов прошли лекции в формате zoom под названием "Самый главный урок в мире", где были рассмотрены основные направления: бережное отношение к природе, ответственное использование водных ресурсов, важные принципы социальной коммуникации. Целью данного урока служит вовлечение детей в решение актуальных проблем, связанных с благоустройством территории, сбором макулатуры, проведением благотворительных акций.
-
Кул эшләрендә - күңел җылысы. 08.02.2022

8 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында "Северный" хуҗалыгының, Шушмабаш авыл җирлегенең хисап җыелышы булды. Носы төп мәктәбе бу чарада актив катнашты. Укучыларыбызның кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды.
-
Герои никогда не умирают. Герои в нашей памяти живут. 08.02.2022

8 февраля в Нусинской ООШ проводились классные часы на тему “День юного антифашиста”. С 1964 года во всём мире отмечается День юного героя-антифашиста. Они жили в разных странах, говорили на разных языках, но совершали один и тот же подвиг – боролись за освобождение своей земли. В России 8 февраля вспоминают советских мальчишек и девчонок, которые плечом к плечу со взрослыми встали на защиту страны во времена Великой Отечественной войны. Нигде в мировой истории не зафиксировано такого массового героизма детей и подростков, как в Советском Союзе во время Великой Отечественной войны. Это день памяти о героях и жертвах чудовищного преступления, имя которому – война.
















