Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
“Телләр белгән, илләр гизгән...” 19.01.2022

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көне “Телләр белгән, илләр гизгән...” дип аталды. Бүген башлангыч сыйныф укучылары сәламәтлек темасына мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан укучылар “Татармультфильм иленә сәяхәт “ дигән исем астында Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт. 19.01.2022

Сәламәтлек – кешенең иң мөһим байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең хыялларын тормышка ашыра ала, тормышта актив катнаша, хезмәттән, тормыштан тәм табып яши. Балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан бүгенге көнебезне хәрәкәтле уеннарга багышладык.
-
Театр яктылыкка илтә 19.01.2022

7нче класс укучылары Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” пьесасын сәхнәләштерделәр. Язучының әсәрендә яхшылык һәм яманлык, тырышлык һәм ялкаулык, дөреслек һәм ялган турында әйтергә теләгән уйларын тамашачыга җиткерергә тырыштылар.
Учащиеся 7 класса показали спектакль по пьесе Ф.Яруллина “Ак яфрак”. Зрители следили за тем, как силы добра побеждают зло. Юные актёры старались передать характеры своих героев.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 19.01.2022

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары сәламәт яшәү рәвешен үзләре ясаган рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне 18.01.2022

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында укучыларны сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү максатыннан “Сәламәтлегебез үз кулыбызда” темасына күргәзмә оештырылды.
-
“Күңелле стартлар” 18.01.2022

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле стартлар” уены уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп спорт ярышларында көч сынаштылар. Уен укучыларга бик ошады.Уен барышында балалар арасында дуслык, игътибарлылык, җитезлек сыйфатлары ныгыды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 17.01.2022

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Атналык кысаларында “Сәламәтлек иленә сәяхәт” темасына әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар сәламәт яшәү нигезләре һәм шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырылды. Таза – сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия булуы, үз сәламәтлегеңә җаваплы карарга кирәклеге төшендерелде .
-
Ел укытучысы. 17.01.2022

Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Мостафина Г.Б. "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашып 3 урынны яулады. Сезне бу уңышыгыз белән котлыйбыз. Алда да зуррак биеклекләрне яулавыгызны көтеп калабыз.
-
1 место. 16.01.2022

Наш учитель Нигматзянов Р.Р. участвовал в турнире по хоккею с мячом на валенках в составе команды РОО и заняли 1 место. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
Тәнәфестә. 15.01.2022

Тәнәфестә, дәресләрдән соң,укучылар шашка уйнарга яраталар. Шашка һәм шахмат уеннары уйлау сәләтен арттыра, укучыларда үзара дуслык, бер-береңә хөрмәт тәрбияли.
















