Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Уңышлар. 14.01.2022

Укучыларыбыз Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында актив катнашып, уңышларга ирештеләр:
1.Биология – Төхфәтуллин Ә. (7 сыйныф) – җиңүче. Укытучы: Мостафина Г.Б
2.Технология – Ногманова А. ( 7 сыйныф) - призер. Укытучы: Григорьева Л.И.
3. География - Уваева Д. ( 9 сыйныф) - призер. Укытучы: Григорьева Л.И.
4. Татар әдәбияты - Әхмәтова Ә. (7 сыйныф) - призер. Укытучы: Абдуллина Э.В.
5. Математика - Абдуллин И. (9 сыйныф) - призер. Укытучы: Абдуллин Р.Р.
Укучыларны, олимпиадага әзерләгән укытучыларны уңышлары белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, алга таба да лаеклы җиңүләр теләп калабыз.
-
Электр чылбыры һәм аның өлешләре. 13.01.2022

8 класс укучылары физика дәресендә электр чылбырын җыярга өйрәнделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Электр чылбырын җыйганда яхшы изоляцияле үткәргечләр кулланырга, аларны үзара кисештермәскә һәм яктылык чыганагын иң ахырдан тоташтырырга. Укытучы тикшергәннән соң гына җыелган электр чылбырын ток чыганагына тоташтырырга. Ток чыганагын эзгәннән соң гына электр чылбырына үзгәрешләр кертергә. Электр чылбырында ток барлыгын приборлар ярдәмендә генә тикшерергә. Үлчәү приборларында йөкләнешне тиешле чикләрдән арттырмаска. Электр тогы чыганагыннан эзелмәгән җайланмаларны һәм приборларны күзәтүсез калдырмаска.
-
3 чирек башланды. 12.01.2022

Озын каникуллардан ял итеп килгәннән соң яңадан укулар башланды. Укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.
-
Шугалакта. 07.01.2022

Кышкы каникул көннәрендә мәктәп яны шугалагы балалар авазыннан шау-гөр килеп тора.
-
Каникуллар күңелле үтә. 06.01.2022

Укучыларның кышкы каникуллары куңелле һәм файдалы узсын өчен укучылар белән авыл китапханәсендә очрашып, кар бөртеге ясау буенча мастер-класс үткәрдек, соңыннан кызыклы уеннар уйнадык.
-
Кышкы каникулда. 05.01.2022

Кышкы каникулларның тагын бер көне бик күңелле үтте. Укучылар мәктәп спортзалында рәхәтләнеп төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Спорт - һәр кешенең юлдашы булырга тиеш. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип юкка гына әйтмәгәннәр.
-
Сынау имтиханы. 04.01.2022

Кышкы каникул чорында да укучылар имтиханнарга әзерләнәләр. 9 нчы сыйныф укучылары биологиядән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Имтиханга әзерлек. 03.01.2022

Бүген 9 класс укучылары математикадан имтихан бирергә әзерләнергә килделәр.
-
Профсоюз членнары арасында шахмат, шашка буенча зона ярышлары 30.12.2021

Носы мәктәбендә профсоюз членнары арасында шахмат, шашка буенча зона ярышлары узды. Ярышларда районыбызның мәгариф учреждениеләренең 8 башлангыч профсоюз оешмасы катнашты. Ярышлар оешкан төстә үтте. Шахмат, шашка уеннарында беренчелекне алучылар район этабында катнашачаклар. Призлы урыннар алучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Безнең мәктәптән бу уеннарда катнашып, шахмат буенча Абдуллин Р.Р. III урын, шашка буенча Нигматзянов Р.Х. III урын, Абдуллина Э.В. III урын алдылар. Укытучыларыбызны котлыйбыз!
-
Хакимият башлыгы чыршы бәйрәмендә.
29.12.2021
27 декабрь көнне Арча мәдәният йортында хакимият башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда мәктәбебезнең уку алдынгысы, олимпиада да призлы урын алучы, төрле акция-конкурсларда актив катнашучы 9 нчы класс укучысы Абдуллин И. катнашты.
















