Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Сәламәт яшәү рәвеше 01.12.2021

Укучыларга сәламәтлекнең матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү максатыннан “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына класс сәгатьләре уздырылды.
-
1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. 01.12.2021

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра. 7-9 сыйныфларда шушы датага багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Чара барышында наркомания, СПИД кебек афәтләрнең кешелек дөньясы өчен никадәр куркыныч тудыруы турында мәгълүмат бирелде, төркемнәрдә тикшерү өчен ситуацион мәсьәләләр тәкъдим ителде, танышу өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
-
«Үрдәк беренчелекне алган» 30.11.2021

30 нчы ноябрь көнне 5 нче класс укучылары Кафия Вәлиевнаның «Үрдәк беренчелекне алган» дигән театраль тамаша тәкъдим иттеләр. Укучылар үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Куян малае" 27.11.2021

27 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең 2 - 4 сыйныф укучылары Абдулла Алиш әкиятенә нигезләнеп язылган "Куян малае" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
“ОСТА КУЛДА ҺӨНӘР БАР” 26.11.2021

Хезмэт эшчәнлеге аша, кызларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятенең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү.
-
"Кеше хокуклары" Бөтенроссия Бердәм дәресе. 25.11.2021

Җәмгыять белеме укытучысы Төхфәтуллина Р.Р "Кеше хокуклары" Бөтенроссия Бердәм дәресе үткәрде. Укучылар дәрестә «Кеше хокуклары» тарихы турында сөйләштеләр, Кеше хокуклары гомум декларациясенең кыскартылган варианты турында фикер алыштылар.
-
Җимлекләр куйдык 24.11.2021

Кышкы чор - кошлар өчен бик авыр вакытлар.Үсемлек орлыклары калын кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Сәрдәбаш башлангыч класс укучылары мәктәп янындагы агачларга җимлекләр элеп куйдылар. Көн саен кошларга җим салып торалар.
-
“Төпчек малай маҗаралары” 23.11.2021

8 нче класс укучылары тамашачылар игътибарына Хәбир Ибраһимның “Төпчек малай маҗаралары” дигән әкияти маҗара тәкъдим иттеләр. Спектакльне тамашачылар яратып карадылар, рольләрне башкаручыларны алкышларга күмделәр.
-
Юл хәрәкәте корбаннарын искә алуга багышланган рәсем конкурсы 22.11.2021

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу. Шушы уңайдан мәктәбебездә юл хәрәкәте корбаннарын искә алуга багышланган күп төрле чаралар уздырылды.
-
”Сәламәт булыйм дисәң...” әңгәмә 21.11.2021

СӘЛАМӘТЛЕК- кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала, җәмгыять тормышында актив катнаша, тормыштан ямь таба, шаяра уйнный, көлә, хыяллана , хыялын тормышка ашыра ала .
















