Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Иптәшләрчә уен. 18.12.2021

Мәктәптә футбол буенча 8 нче класслар арасында иптәшләрчә уен уздырылды.
-
Балалар зур кызыксыну белән китапларны күзәттеләр 18.12.2021

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенә бүген Носы авылы китапханәчесе Ләйсән апа килде. Ул үзе белән бик кызыклы, матур рәсемле, яңа китаплар алып килгән. Балалар зур кызыксыну белән китапларны күзәттеләр, укыган китаплары турында сөйләштеләр. Каникулда укырга яңа китаплар алдылар.
-
Яңа ел якынлаша. 17.12.2021

Күңелләрне җилкетеп, Яңа ел якынлаша. Менә тиздән , бик тиздән үзенең өр яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2022 нче ел аяк басачак. Бу бәйрәмне һәр кеше көтеп ала. Укучылар класс сыйныфларын, коридорларны бизәделәр, мәктәптә бәйрәм рухы туды.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2021

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китеп бара. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел килә. Мәктәптә укучылар Яңа ел бәйрәмен зур өметләр белән көтә, аңа әзерлек эшләре бара. Һәр класс, бәйрәм белән котлап, стена газеталары чыгарды, алар мәктәп залында урын алды.
Новый год - самый волшебный, самый нарядный праздник. Дети всегда с нетерпением ждут Нового года, ведь это самый любимый и веселый праздник. Учащиеся нашей школы с огромной радостью и восторгом занимаются украшением своих кабинетов, коридоров, окон и конечно же красавицы - ёлки. А так же каждый класс выпускает новогоднюю стенгазету.
-
Могҗизалы Яңа ел 15.12.2021

Яңа елны һәркем үзенчә көтә, аңа үзенчә әзерләнә. Берәүләр өчен ул тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килүче, берсеннән-берсе кызыклы күңел ачу чаралары оештырылучы Чыршы бәйрәме булса, икенчеләр өчен Кыш бабае, Кар кызы белән истәлекле. Декабрь уртасы җитүгә, бар җирдә җанлылык башлана: урамнардагы баганаларга, агачларга төрледән-төрле утлар эленә, оешма, учреждение тирәләрендә кар сыннары барлыкка килә - бу чорда һәркем ныклы эштә. Сәрдәбаш мәктәбе укучылары да Яңа елны зур түземсезлек белән көтәләр. Мәктәп яныннан ук укучыларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Киләчәк Яңа еллар һәрбарчабызга бәхет алып килсен, аналарның, балаларның күз яше коелмасын, гаиләләр имин булсын!
-
”Коррупциягә каршы көрәшү- һәркемнең эше” 13.12.2021

Авылыбыз китапханәнәсендә коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан ”Коррупциягә каршы көрәшү- һәркемнең эше” дигән темага карата мәктәбебезнең 2 – 4 нче класс укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә китапханәче Галимуллина Л. җитәкчелегендә үткәрелде. Китапханәдә шул темага карата күргәзмә оештырылды, күргәзмәдәге материаллар укучыларга тәкъдим ителде. Китапханәче Галимуллина Л. коррупциягә каршы көрәш көне турында эчтәлекле итеп сөйләде, бу афәтне юк итүдә бергәләп көрәшергә чакырды. Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә вазифада булмасын, бай-ярлыга, дус-дошманга, яхшы-яманга, олы-кечегә аермыйча, гаделлек белән хөкем ителергә тиеш.
-
Яңа ел бизәкләре 11.12.2021

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары әлеге бәйрәмгә әзерләнә башлады. Укучыларыбыз классларны бизәү өчен төсле чылбырлар һәм гирляндалар ясыйлар.
-
Конституция-основной закон страны 11.12.2021

В МБОУ “Нусинская ООШ” 11 декабря с целью формирования у учащихся понимания сущности и значения Конституции и государственных символов Российской Федерации, воспитания чувства уважения, гордости, патриотизма, расширения кругозора и повышения общей культуры учащихся, проведены классные часы: в 2-4 классах «Моя Родина-Россия»; 5-7 классы «Государственные символы России» ; В 8-9 классах - «Конституция-основной закон страны». На мероприятии дети узнали о том, что Конституция – это основной закон государства, в нем написаны правила, по которым живут все жители России.
-
9 декабрь – Ватан геройлары көне 09.12.2021

9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгатьләре үтте.
-
«Бәхетле очрак» 08.12.2021

Тарих-география атналыгы кысаларында 7-9 класслар өчен «Бәхетле очрак» уены оештырылды. Укучылар тарих-география фәннәреннән алган белемнәре буенча көч сынаштылар. Кызыклы сорауларга җавап таптылар, төрле авылыктагы биремнәр башкардылар. Уен барышында туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандылар.
















