Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә
26.04.2021
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бүген без мәктәптә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үттек. Шул уңайдан “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Моннан 135 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 108 ел элек, ягъни 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Кичәдә укучылар Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тукай иҗаты, аның тормыш юлы искә төшерелде. Бәйрәм чарасы “Туган тел” җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.
-
“Никтудымнар авылында”
26.04.2021
Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Буген мәктәбебездә татар халкының матур традицияләре саклап, 6 нчы класс укучылары Эльмира Ибрагимованың “Никтудымнар авылында” исемле спектакленнән өзек күрсәттеләр. -
Өмәдә.
24.04.2021
Бүген мәктәбебездә өмә үткәрелде. Мәктәп яннары тырмаланды, агач төпләре акшарланды, чүпләр җыелды. -
Китап - белем чишмәсе
23.04.2021
23 апрель - 1995 елда ЮНЕСКО резолюциясе нигезендә бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне кабул ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә бу көн тарихы белән танышу уздырылды, укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Китап - белем чишмәсе. Белем чишмәсе сулы булсын дисәк, китап укыйк!
-
Шахмат уйныйбыз
22.04.2021
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бигрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә. Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Мәктәбебездә шахмат зонасы ачылу укучылар өчен зур шатлык булды. Балалар тәнәфес вакытларында да, дәресләрдән соң да бик теләп шахмат такталары артына утыра.
-
«Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк»
21.04.2021
Мәктәбебездә 1-3 нче сыйныф укучылары катнашында «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк» дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре, гореф-гадәтләре белән таныштылар.
-
Укучыларга аңлатылды.
20.04.2021
Бүген бездә участок инспекторы Хисамиев Л.А. килеп укучыларга барлык кагыйдәләрне дә аңлатты. -
Җырлыйм туган телдә.
20.04.2021
Мәктәбебездә 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Җырлыйм туган телдә» дип исемләгән чара үткәрелде. Укычылар татар халык җырларын башкардылар, җырларның язылу тарихы белән таныштылар. -
Бездә бүген өмә.
17.04.2021
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп тирәсендәге карларны тараттылар. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Саф һавада эшләү күңелле һәм сәламәтлеккә файдалы . -
Өмәдә.
17.04.2021
Бүген мәктәп яны территориясендә язгы өмә үткәрелде.
















