Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
“Җен алмаштырган”
15.04.2021
Бүген 8 нче сыйныф укучылары драматург Туфан Миңнуллинның “Җен алмаштырган” пьеасын сәхнәгә куйдылар. Спектакльне тамашачылар җылы кабул иттеләр. -
«Год родных языков и народного единства в Республике Татарстан»
14.04.2021
В 7 классе проведено мероприятие «Русский язык, ты так прекрасен!», целью которого было вызвать интерес учащихся к изучению и сохранению языка, воспитать уважение к культуре и традициям народов нашей Родины. Две команды соревновались друг с другом. С большим удовольствием отвечали на вопросы, отгадывали ребусы, узнавали писателей по инициалам, угадывали и нарисовали литературных героев. В раунде «Театральная пауза» показывали сцены из произведений. В раунде «Буриме» сочиняли небольшие стихи, используя рифмованные слова. Дети проявили заинтересованность и активность. В итоги победила дружба. Величайшее богатство народа – его язык. Мы должны оберегать его, следить за его чистотой, развивать и обогащать. Ведь наш язык – это зеркало души, культуры, нравственности народа. -
“Очсыз, кырыйсыз күк йөзе” .
13.04.2021
12 апрель- Космонавтика көненә багышланган мәктәп күләм рәсем һәм поделкалар конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларның космос турында киң күзаллауларын формалаштыру. -
“Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!”
12.04.2021
1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, “Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!” дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтелде, космонавтика белән бәйле җырларны тынладылар, Юрий Гагаринның космостан һәм Кызыл мәйданда сөйләгән тавышын ишеттеләр. Укычылар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр. -
Дәрес – конференция.
12.04.2021
12 апрель - космонавтика көне уңаеннан физика укытучысы Григорьева Л. 9 класс укучылары белән "Космонавтика көне" дип исемләнгән дәрес – конференция үткәрде. Конференциянең максаты: космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны физика фәне белән бәйләнешен ачыклау. -
Мастер класс. “Татар халык ашлары һәм космос”
12.04.2021
12 апрель - космонавтика көне уңаеннан технология укытучысы Лена Ильясовна 6 класс укучылары белән “Татар халык ашлары һәм космос” дип исемләнгән – мастер класс үткәрде. Юрий Гагаринның иң яраткан ризыкларыннан берсе – зур бәлеш! Хатынының әтисе – Оренбургтагы танылган аш-су остасы Иван Степанович Горячев әзерләгән итле бәлешкә бик тә мөкиббән киткән ул. Зур бәлеш бөтен гаиләне, дус-ишләр, гомумән, изге эшләр хакына берләшүчеләрне бер табын янына җыйган. Гагарин галәмдә иттарткыч аша чыгарып әзерләнгән иттән авыз иткән. Димәк, фрикаделькалы ашлар, салат һәм кәтлитләр дә бәйрәм табынын бизи ала. Аның әле тагын, йолдызларга соклана-соклана, кура җиләгеннән ясалган джем, ирис һәм шоколад кәнфитләр белән сыйланганын искә төшерик. Бүгенге космонавтларның йөземле эремчек яки кара карлыган вареньесын яратуларын да онытмыйк. Җирнең икенче космонавты Г.Титовның галәм “өстәле”нең бавыр паштеты, балыклы бәлештән “сыгылып” торганлыгын искәртик. Аннан килеп, космонавтлар – төрле хорафатларга ышанучан халык та бит әле. Шуңа күрә көтелмәгән хәлләрдән саклау өчен бөти сыйфатында табынга миләш яки мүк җиләгеннән әзерләнгән берәр нинди ризык кую да ярап торыр. Ә чәй чын мәгънәсендә “гагаринча” – лимон салынган кара яки яшел чәй булсын! Һәй, лимонлы чәйне болай да көн саен эчәбез, дип әллә кемләнергә ашыкмагыз. Үзенчәлеге шунда: чәйне эчеп бетергәннән соң лимонны ашап кую кирәк. Юрий Гагарин 1961 елда Бөекбритания Королевасы Елизавета II үткәргән кабул итү мәҗлесендә нәкъ шулай эшләгән. Әби патша бу гадәтне безнең өчен саклаган: әле бүген дә, бу вакыйгадан соң инде 56 ел узганнан соң, Букингем сараенда вакыт-вакыт “гагаринча” чәй эчкәләп куялар ди! -
Рәсем конкурсы.
09.04.2021
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен уңаеннан, укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү өчен укучылар арасында рәсем конкурсы оештырылды. -
Иртәнге зараядка.
07.04.2021
Бүген «Иртәнге зарядка» район онлайн флешмобына кушылдык. Әлеге спорт акциясе белән Арча районында ел саен 7 апрельдә үткәрелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп утелде. -
"Татар халкының милли орнаменты" мастер класс.
07.04.2021
2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Татар халкының милли орнаменты" дип исемләнгән мастер класс узды. Максат. Укучыларны татарлар халыкының сәнгатьте, милли татар орнаменты белән таныштыру. Орнаментның мәгнәсен ачыклау, аның үзенчәлеге белән таныштырыру. Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырларлар төрле әсәрләрдә халык иҗатларында яп-якты урын тапты: ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәләре, торакларның бизәкләре . -
2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан
05.04.2021
2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлектә милли киемнәр, гореф-гадәтләребез турында сөйләштек, түбәтәйләр эшләдек.
















