Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Язгы су басулар. Весенние паводки 04.03.2024

Табигатькә ямьле яз килде. Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында да аңлаттык, видеофильм карадык.
-
Гражданнар оборонасы дәресе 01.03.2024

1 март Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Бу датаның
кызыклы тарихы бар. 1931 елда берничә дәүләт инициативасы буенча
француз медицина хезмәте генералы Жорж Сен-Поль Парижда ике яклы һәм
күп яклы килешүләр ярдәмендә барлык илләрдә локаль куркынычсызлык
зоналары булдыру өчен «Женева зоналары Ассоциациясе» н оештыра.
Соңрак Ассоциация Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы МОГО итеп
үзгәртелә. 1972 елда МОГО хөкүмәтара оешма статусын ала. ... 1 март көне
очраклы сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне 1972 елда МОГО уставы үз
көченә керә. Шушы уңайдан, безнең мәктәбебездәдә бу истәлекле датага
багышлап, төрле чаралар билгеләп үтелде. Укучылар белән сыйныф
сәгатьләрендә кызыклы әңгәмәләр үткәрелде, видеоматериаллар каралды.
Балалар гражданнар обобронасының тарихы, эшчәнлеге, кагыйдәләре һәм
бурычлары белән таныштылар. -
Чаңгы ярышы 01.03.2024

Бүген Арчада Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышлар ел саен оештырыла. Безнең мәктәп укучылары да әлеге чарада катнашты.
-
Арча радиосында "Мәгърифәт чаткысында" 29.02.2024

Арча радиосында "Мәгърифәт чаткысында" тапшыруында катнашып, мәктәбебез турында сөйләп кайттык.
-
"Биле ныкның - иле нык" 23.02.2024

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Биле ныкның - иле нык" дип исемләнгән очрашу үтте.
Отставкадагы прапорщик Галимҗанов Габделфәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Илдарның әнисе Фирая ханым белән җылы әңгәмә үтте. -
Ватанны Саклаучылар көне 22.02.2024

Мәктәбебездә хәрби–патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Бүген укучылар, ике командага бүленеп, спорт ярышларында көчләрен сынаштылар. Соңыннан укучылар клубта бәйрәм белән котлап, концерт куйдылар. Әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Туган телем-иркә гөлем 21.02.2024

Укучыларга туган тел турында мәгълумат бирү, белемнәрне системалаштыру максатыннан “Туган телем- иркә гөлем” темасына интеллектуаль уен уздырдык. Укучылар тел буенча сорауларга җаваплар бирделәр, сүзләр төзеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Татар халкы борынгыдан зирәклеге белән аерылып тора. “Мәкаль – сүзнең җаны” уенында укучыларыбыз бик тиз генә мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр. Уен бик күңелле, балалар өчен файдалы булды.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2024

Бүген 21нче февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 1999 нчы елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм, 2000 нче елның февраленнән башлап ел саен дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Шул уңайдан “Шигырь сөйлим туган телемдә” дигән кичә уздырдык. Туган тел турында шигырьләр сөйләдек, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында искә төшердек. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. -
Сугыш чоры балалары 19.02.2024

Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучыларыбыз сугыш чоры балалары белән очрашты. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Зур бүләккә ия булдык 17.02.2024

Бүген Татпотребсоюз тарафыннан дару үләннәре, каен бөреләре тапшыруда мәктәбебез 1 нче урынга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдык. Әти-әниләргә, укучыларга, коллективка чиксез рәхмәт.













