Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туган телем сагында 23.01.2024

"Туган телем сагында" акциясе атналыгында укучылар нәниләргә милли аяк киемнәре, аларның исемнәре ( ике телдә), тарихы белән таныштырдылар.
-
Снежный десант 18.01.2024

Бу көннәрдә кар күп яву һәм бураннар булу сәбәпле, волонтерларга эш күбәеп китте. Сукмакларны, басмаларны кар көртләре күмде. Бүген "Снежный десант" волонтерлары Иске Җөлби һәм Кушлавыч авылларын тоташтырып торучы җәяүлеләр басмасын кардан чистарттылар. Бу басма аша укучыларыбыз мәктәпкә, ә авыл халкы эшкә, кибеткә йөри. Шушындый эшләрдә катнашып, кешеләргә ярдәм итү, күңелләргә ямь, рәхәтлек өсти. Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт сезгә, балалар!
-
Сак булыгыз: грипп!!! 13.01.2024

Кыш җитүгә грипп үзе турында искә төшерә башлый, шуңа күрә сәламәтлек турында алдан кайгырту кирәк. Салкын тию
авырулары (ОРВИ, ОРЗ) һәм грипп – вируслар
аркасында килеп чыккан йогышлы авыру. Вирусларның ОРВИ һәм грипп вакытында таралу чыганаклары булып авыру кеше тора. Төп тапшыру юлы-һава тамчысы.
Балаларга тәрбия сәгатендә профилактика өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды:
- сәламәт һәм витаминга бай ризыклар (суган,???? сарымсак,????карабодай, кишер,
лимон
) ашау;
- күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, ферментланган сөт продуктлары;
- күбрәк сыеклык эчү;
- көн саен тозлы эремә белән борынны юдыру;
- даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү;
- авырулар белән элемтәдән саклану;
- һаваны җилләтү һәм дымландыру;
- биналарның чисталыгын күзәтеп тору.
Авырганда мөстәкыйль дәваланырга ярамый!
Балалар грипптан саклану турындагы мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм әңгәмәдә үзләре дә актив катнаштылар. -
Үз хокукларыңны бел 12.01.2024

Кеше ничек тели, шулай яшәргә ихтыярлы. Әмма кайбер вакытларда үзеңне тормышка яраклаштырырга да тиешсең. Нәрсәне булса да кире кагу, куркыныч адымнардан саклану- һәр кешенең дә үзе өчен мөһим адымы. Тормышыбызны шатлыклы мизгелләр белән генә баетсак иде. Шуны онытмыйк, законны белмәү ул җаваплылыктан азат итми.
Укучылар үзләренең бурыч һәм хокукларын яшьтән белеп үсәргә тиешләр. Шушы максаттан, алар бүген уен аша үзләренең белемнәрен сынап карадылар. -
Тау шуу кызыклы, ләкин сак бул! 11.01.2024

Кыш үзенең кызыклы уеннары, чана
, чаңгы,
тимераякта
шуу белән кадерле ел фасылы. Ләкин аның үз куркынычлары да бар. Шуңа күрә дә балалар иминлек кагыйдәләрен үтәргә тиешләр. Бүгенге тәрбия сәгатендә укучыларга үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләдек. 
Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге, яктылык кайтаргычларның һәрвакыт киемнәрендә булырга тиешлеге аңлатылды. -
Профилактик әңгәмә 10.01.2024

Бүген мәктәбебез 3нче чирекне кышкы чорда юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм “Террорчылык: куркынычсызлык кагыйдәләре” дип исемләнгән мәгълумати сәгать белән башлап җибәрде. Укучыларга террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләп киттелде һәм юл йөру кагыйдәләре искэ тошерелеп ата-аналар чатына танышу очен мәгълумат булдырылды.
-
3 нче чирек башланды 08.01.2024

-
Яңа елны көткәндә
24.12.2023
Мәктәбебездә яңа ел алды шатлыклары. Урамнарны, залларны бәйрәмгә матур итеп бизәдек. Укучыларыбыз, укытучылар бик тырышты. Афәрин! Яңа еллар бары тик тынычлык, бәхет-шатлыклар гына алып килсен!
-
"Чыршыга уенчыклар" бәйгесе
23.12.2023
"Чыршыга уенчыклар"бәйгесендә укучыларыбыз бик теләп катнаша.
-
ГТО нормалары тапшырдык
22.12.2023
Мәктәп укучылары хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш.
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм яклауга әзер (ГТО)» максатлары - үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау.
Безнен мәктәп укучылары да әлеге нормативларны ел саен тапшырып киләләр. Бу елны да кочләрне сынап, физик әзерлекне тикшереп ГТО номаларын тапшырдык.













