Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Яшүсмер. Хокук бозу.Җаваплылык 10.02.2022

Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмеләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, аракыдан эзлиләр, бу төрле җинаятькә илтә. Мәктәбебездә хокук бозуны кисәтү максатыннан, “Яшүсмер. Хокук бозу. Җаваплылык” темасына профилактик дәрес узды. Әлеге дәрестә укучыларга сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга кирәклеге аңлатылды.
-
Сталинград өчен! Җиңү өчен! 10.02.2022

Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 75 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Сталинград сугышы Россия тарихына иң канкойгыч сугыш буларак кереп калды.Шул уңайдан югары класс укучылары белән “Тарихи Сталинград” темасына квест үткәрдек.Укучыларның Сталинград сугышы буенча белемнәрен тикшердек. Мондый сугышлар бүтән кабатланмасын иде.
-
Блокада икмәге 27.01.2022

Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыруны дәвам итеп, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучыларга “Блокада икмәге” турында тәрбия сәгате үткәрелде. Блокада вакытында икмәкне карточка системасы буенча биргәннәр. Әлеге система буенча кертелгән азык-төлек нормалары көн саен кими барган. Икмәккә көнлек норма 125 г.га калган. Ул карточкаларны урлатып, күп гаилә иписез дә калган очраклар еш булган. Ипиләр хәзерге шикелле тәмле булмаган , агач чүбе кушып пешерелгән. Өлкәннәр үзләренә бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Шуңа күрә дә икмәкнең кадерен белеп яшәргә кирәк.
-
Город вечно живых. Мәңге исәннәр шәһәре 27.01.2022

Бу көннәрдә "Блокада икмәге" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясе бара. Бүген без "Город вечно живых" дип исемләнгән Бөтенрәсәй ачык дәресендә катнаштык. Бу дәрес совет сугышчылары тарафыннан 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасының өзелүенә багышлана.
-
День Вундеркиндов 24.01.2022

17нче гыйнвар - балалар уйлап чыгаруы көне (День детских изобретений, день вундеркиндов). Бу уңайдан зур сыйныф укучылары белән презентация карадык, әңгәмә уздырдык.
-
“Адымнар нык, юллар имин булсын!” 24.01.2022

Бүген мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләре буенча, “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дигән уен-ярыш узды. Әлеге чарага кунак булып, “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге җитәкчесе Э.Г. Мөхәммәтҗанова килде. Ярыш ике командага бүленеп алып барылды. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр: телдән сорауларга җавап бирделәр, пазл төзеделәр, табышмаклар чиштеләр, югалган сүзләрне таптылар. Ахырдан жюри нәтиҗәләр ясады.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын! -
"Һөнәрләр илендә" 24.01.2022

Укучыларда һөнәрләр турында белемнәрне үстерү, хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү, Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 7 нче класс укучылары белән "Һөнәрләр илендә"дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Дөньяда һөнәрләр бик күп. Алар көннән-көн арта бара. Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аңы гомер буена озата бара. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна. Мәктәптә күбрәк һөнәрләр турында сөйләшсәк, балаларга аны сайларга җиңелрәк булыр дигән фикердә калабыз.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел 24.01.2022

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән, 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була.
Быелгысы елда да Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулу уңаеннан, камалышта калу тарихы искә төшерелде, документаль фильм каралды. -
"Хәтер шәмнәре" ("Светлячки памяти") 24.01.2022

Бүген укучыларга осталык дәресендә "Хәтер шәмнәре" ("Светлячки памяти") турында мәгълүмат бирдек.
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Әлеге зур булмаган значок "светлячок" - кием-салымга беркетелгән һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, тулы караңгы төнгә күмелгән шәһәр буйлап хәрәкәт итәргә булышкан. -
3 нче чирек башланды
16.01.2022
Каникуллар тәмамланды. Яңа чирек башланды. Укучыларның яктылык кайтаргычлары, маскалары тикшерелде. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерелде.













