Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Искә алыйк... 14.11.2021

Бүген укучыларыбыз белән Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган "Ватан алдындагы бурыч" дигән класс сәгате үткәрдек. Укучыларга үзләренең бурычларын үтәгән һәм батырлыклары өчен бүләкләүгә тәкъдим ителгән шәһәр, өлкә хәрби хезмәткәрләре турында сөйләнелде. Хәрби бурычларын үтәгәндә, һәлак булучы хезмәткәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Пермь университетында килеп чыккан фаҗига турында фикер алыштык һәм видео карадык -
Көндәлек режим
14.11.2021
Укучыларга көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру, мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү, чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү максатыннан “Көндәлек режимны үтибез” дигән темага класс сәгате үткәрелде. Көнне дөрес планлаштырып, вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытны файдалы итеп үткәреп уздыруның әһәмияте турында аңлатылды. Әңгәмәдә балалар бик теләп катнаштылар, үзләре өчен кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Достоевский -200 лет 14.11.2021

11 ноября 2021 года, исполнилось 200 лет со дня рождения великого русского писателя Федора Достоевского. Юбилей Федора Михайловича отмечается во всем мире, также ЮНЕСКО объявил 2021 год - годом писателя.
Его произведения перевели на сотни языков, аудиокниги стали самыми популярными в десятках странах. Образ классика неразрывно связан с Санкт-Петербургом и его особенной атмосферой. Творчество русского гения многогранно. Гениальны его высказывания о будущем России, о будущем мира. Творчество его многоаспектно, оно неисчерпаемо.
Мы сегодня с учениками познакомились с биографией писателя, особенностями его мировоззрения, своеобразием творчества. -
"Өйдә үзем генә калсам..." 14.11.2021

"Мин өйдә үзем генә калсам..." дигән темага класс сәгате үткәрелде.Укучыларга өлкәннәрдән башка өйдә калырга туры килсә, үз-үзләрен ничек тотарга, ут белән уйнамаска, чит кешегә ишек ачмаска кирәклеге аңлатылды.
-
Китап күргәзмәсе 01.11.2021

Тиздән зур истәлекле бәйрәм җитә. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан укучыларыбыз белән китап күргәзмәсе оештырдык. Ватаныбызга, милләтләр арасындагы дуслыкка багышланган шигырьләр укыдык , Бердәмлек көненең килеп чыгышы турында мәгълумат алдык.
“Бердәмлек“ төшенчәсе халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, дус-тату яшәргә тиешбез. -
Кече Ватаным 01.11.2021

Бүген “Минем зур һәм кечкенә Ватаным” дип исемләнгән тәрбия сәгатебез Тукаевларның музей-йортында үтте. Кешенең кечкенә Ватаны – ул туып үскән авылы. Без татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган авылда тууыбыз һәм шушы авыл мәктәбендә укуыбыз белән чиксез горурланабыз. “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” – диләр. Бүген без музей җитәкчесе Ләйлә апа Мөхәммәтшина белән үткәннәргә сәяхәт ясадык. Ул безне Кушлавыч авылы тарихы, әби-бабайларыбызның элеккеге тормышы һәм көнкүреше белән таныштырды
-
Батырлык һәм көч 01.11.2021

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Мужество и сила" (Батырлык һәм көч) дигән темага нигезлэнеп, мәктәбебез спортзалында төрле спорт чаралары үткәрелде. Укучылар командаларга буленеп "Куңелле стартлар" һәм төрле хәрәкәтле халык уеннары уйнап узлэренен көчләрен сынадылар.
-
Акция "Белый цветок" ("Ак чәчәк") 26.10.2021

Беренче рәсми “Ак Чәчәк” (“Белый цветок”) көне 1908 елның 1 маенда Швециядә уза. Шуннан соң ромашка сату акцияләрен үткәрү идеясе Норвегиягә, Финляндиягә, Даниягә, Германиягә һәм Европаның башка илләренә күчә.
1910 елдан башлап бөтен Россия буйлап ел саен ак ромашка көне уздырыла. Бәйрәм патша гаиләсе ярдәме белән аеруча популяр була.
Беренче елны ук акциядә 104 шәһәр катнаша һәм 500 000 сумга якын акча җыела. Бәйрәм башкаланың төп урамнары буйлап йөрүдән башлана. Бәйрәмдә барлык халык катлавы катнаша. Урамнарда чәчәкләр сатудан акча җыелган. Ромашка яки маргаритка чәчәкләре өчен һәркем мөмкин кадәр акча бирә - берничә тиеннән дистәгә, йөз һәм хәтта мең сумга кадәр. Һәрбер акча җыючының махсус билгесе һәм номерлы карточкасы булган.
Көн ахырында акчалар хисап комиссиясенә бирелгән, исәпләгәннән соң ведомость аерым брошюра белән бастырыла.
Без дә укучыларыбыз белән, бүген “Ак чәчәк” акциясе турында презентация карадык. Ел саен туберкулезга каршы көрәш девизы астында үткәрелә торган «Ак чәчәк» хәйрия акциясенең бурычлары белән таныштык.
Иганә өчен кечкенә ак чәчәкләр - бәйрәм символы, ул безне мәрхәмәтлелек һәм хәйриячелек эшендә берләштерергә тиеш. -
Милли уеннар 24.10.2021

Татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү һәм таныштыру максатыннан, башлангыч класс укучылары белән милли уеннар оештырдык. "Йөзек салыш" ,"Кулъяулык","Капкалы", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын балалар бик яратып уйнадылар.
-
Матур яшик 24.10.2021

Республикабызның наркотикларга каршы проектын тормышка ашыру йөзеннән күп кенә акцияләр үтә. Бүген укучыларыбыз, психоактив матдәләр куллануны булдырмый калу максатыннан, тирә-юнебездә яшәүче кешеләргә белешмәлек тараттылар.













