Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Тәрбия сәгатьләрендә 20.05.2020

Дөнья күләмендә һәр елны май аеның 3нче якшәмбесе ВИЧ-СПИД авыруыннан үлүчеләрне искә алу, әлеге куркыныч чиргә каршы тору көне буларак билгеләп үтелә (тулырак фотолентада). Быел online форматта. Без дә тәрбия сәгатьләрендә әлеге акциягә кушылабыз...
Үткәрелгән барлык online мероприятиеләр, сыйныф сәгатьләре фото-видео яңалыклар белән instagram челтәрендәге официаль битебездә.
-
Балалар оешмасы "Пионерлар көне"... 19.05.2020

Һәр елны шушы көнне мәктәп белән традицион походка чыга идек. Балалар "Пионер оешмасы"ның туган көне! Бу көнне мәктәбебезнең хәзерге укучылар оешмалары "Карлыгачлар", "Варислар" матур спорт-ял бәйрәме итеп үткәрә. Пионер оешмасының тарихи-тәрбияви чынбарлыгы белән таныша, патриотик хисләрен ныгыта... Быел мәгълүм сәбәпләр аркасында бәйрәм online форматта узачак (фотолар алдагы елныкы кулланылды). Шушы матур балачак бәйрәме белән барыгызны да котлыйбыз!..
Үткәрелгән барлык online мероприятиеләр, сыйныф сәгатьләре фото-видео яңалыклар белән instagram челтәрендәге официаль битебездә.
-
Бәйрәм белән! 15.05.2020

ТАССРның 100, Арча районы оештырылуга 90 ел һәм "Гаилә көне" уңаеннан укытучыларыбыз тарафыннан флешмоб башлап җибәрдек. Һәр гаилә үзләренең район, республикабыз үсешенә өлешен керткән өлкән буыннарының фотоларын кулланып бәйрәм белән котлый...
Үткәрелеп баручы барлык online акцияләрнең фото-видео яңалыклары белән instagram челтәрендәге официаль битебездә.
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән!.. Бүген бәйрәм уңаеннан Кушлавыч мәктәбе, балалар бакчасы, Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, җирле үзидарә җитәкчеләре, отставкадагы прапорщик Галимҗанов Габделфәт абый авылыбыздагы дан һәйкәленә венок салдык.
Хөрмәтле тыл ветераннарыбызга (сугыш ветераннарыбыз кызганычка инде мәрхүмнәр) республика, район, җирле үзидарә җитәкчелеге, Кушлавыч мәктәбе, клубларының котлау открыткаларын тапшырып, бәйрәм белән котлап хәл белештек... Илләребез имин, күкләребез тыныч булсын!.."Бөек Җиңү көне" уңаеннан үткәрелгән барлык online акцияләрнең фото-видео яңалыклары instagram челтәрендәге официаль битебездә.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2020

Яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән! "Беренче май открыткасы" ("Первомайская открытка") акциясендә катнашабыз.
-
Тукай туган көн! 26.04.2020

Габдулла Тукайның тууына 134 ел. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан җирле үзидарә, Кушлавыч мәктәбе, балалар бакчасы, Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты җитәкчеләре аның һәйкәленә чәчәкләр салдык (тантанада барлык санитар кагыйдәләр дә үтәлде). Бәйрәм белән!..
-
Тукай атналыгы 21.04.2020

Бөек татар шагыйре, авылдашыбыз Габдулла тукайның тууына 134 ел уңаеннан мәктәбебез укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр "Без Тукайны укыйбыз" әдәби марафонында, рәсемнәр бәйгеләрендә актив катнаша.
Видеояңалыкларны инстаграм челтәрендәге рәсми битебездә күрә аласыз.
-
Тыл ветераннары белән эш 17.04.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен, биографияләрен барлыйбыз. Инстаграм челтәрендә алар белән таныштыруны башлап җибәрдек.
-
Бөек шагыйребез Г.Тукайның вафат булган көне... 15.04.2020

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 107 ел...
-
Тәрбия сәгатьләрендә 14.04.2020

Дистанцион тәрбия сәгатьләрендә лл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйбыз һәм өйрәнәбез...













