Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Музейда дәрес 27.02.2020

Камал театрына яңалык алып килгән щепкинчыларның берсе – Әзһәр Шакиров сәхнәдә 60 ел иҗат итә. 22 нче февральдә аңа 80 яшь тулды. Адәм баласы тормышның ачысын-төчесен күргән саен мәрхәмәтлерәк буладыр ул. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров та әнә шундый асыл ир затларының берсе.
Бүген, Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында, Әзһәр Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Кичәдә укучыларыбыз да катнашты. Музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Ләйлә апа юбилярның кыскача биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Соңыннан “Каргышлы балачак” фильмыннан өзекләр карадылар. Әзһәр Шакиров бу фильмда Бибимәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла хәзрәт ролендә. -
"Без бергә"... 26.02.2020

Бүген Арча шәһәре балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Без бергә” республика милли фестиваленең район туры узды. Анда районның 36 мәктәбе төрле номинацияләрдә бик матур чыгышлар ясадылар, күргәзмәләр әзерләп килгәннәр иде. Безнең мәктәбебездән дә 5 нче сыйныф укучыбыз, моңлы сандугачыбыз Чулпан Бикчәнтәева үзенең чыгышын тәкъдим итте...
-
Һәйкәлләр акциясе дәвам итә... 25.02.2020

Һәйкәл – әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас. Ул, без дөньяга килгәнче, бик күп еллар буе җил-давылга, кар-буранга, салкынга түзгән һәм безнең илдә сугышлар барган вакытта авыл халкының авыр кыерсытуларга, авыр тормышка бирешмичә, алга атлавын күргән. Ә инде һәйкәлләрне карап, тәрбияләп тору безнең төп бурычларыбызның берсе!
Бүген без дә укучылар белән авылыбызда Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен кардан чистарттык. Саф һава да суладык, изге эш тә башкардык. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел дип, юкка әйтмәгәннәр. Сугышта үлеп калган авылдашларыбызны онытмыйк, укучыларда аларга карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбиялик. -
Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2020

"Ватанны саклаучылар көне" белән! Бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә мәдәният учреждениеләре белән берлектә бик эчтәлекле һәм күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Кунакка әтиләр һәм отставкадагы хәрби прапорщик Галимҗанов Габделфәт абый чакырулы иде. Чараның беренче өлешендә әлеге матур бәйрәмнең тарихы һәм бүгенгесе белән таныштык, фильмнардан өзекләр карадык. Габделфәт абый үзенең һәм район хәрби комиссариатының котлауларын җиткерде...
Икенче өлештә җитезлек ярышларында көч сынаштык. Эстафета, төрле уеннар, мылтыктан ату...
Алдагы берничә көндә үткәрелгән ярышлар белән бүгенге бәйгеләрнең баллары берләштерелеп гомуми нәтиҗә ясалды...
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 22.02.2020

Хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, инвалидларга, тыл һәм сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү максатында мәктәбебездә төрле чаралар уза. Айлык дәвамында укучылар ике командага бүленеп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай итеп, һәр команда очко туплап барды. Буген укучыларыбыз шашка ярышында көч сынашты.
-
Прием в 1 класс/ Беренче класска кабул итү 21.02.2020

С 1 февраля 2020 года начинается прием заявлений в 1 класс МБОУ «Кошлаучская ООШ» Арского МР РТ.
2020 елның 1 февраленнән Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итү башланды.
Более подробная информация по приёму в ОУ здесь/ монда мәктәпкә кабул итү буенча тулы информация.
-
Неделя родного языка... 20.02.2020

Международный день родного языка – праздник необычный, но очень важный. Этот праздник учреждён решением 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО в ноябре 1999 года и отмечается 21 февраля с 2000 года ежегодно с целью защиты языкового и культурного многообразия.
В честь этого дня была проведена викторина «Знатоки русского языка». Викторина - хороший способ закрепить и повторить изученные орфограммы.
Учащиеся с удовольствием приняли участие в мероприятии. Познавательный материал был подобран с учетом возрастных особенностей учащихся. Дети в процессе мероприятия были активны, работали с удовольствием. Они с азартом отгадывали загадки, ребусы, выполняли сложные интересные задания. В классе присутствовала атмосфера соревнования и деловой конкуренции. -
Туган тел атналыгы дәвам итә... 19.02.2020

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә туган тел атналыгы дәвам итә. Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Әлеге чарада укучыларның тел буенча белемнәре сыналды. Җиңүче булып 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗева Зәлинә калды.
Уен азагында Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыре татар, үзбәк, кыргыз, төрекмән, башкорт һәм каракалпак телләрендә укылды...
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан очрашулар... 18.02.2020

1941нче елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе ята.
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
Кызганычка каршы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз инде бакыйлыкка күчеп беттеләр, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның да саны елдан-ел кими бара. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый.
Бүген без дә тыл ветераннарыбызның хәлләрен белеп кайттык. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык. Быел Бөек Җиңүгә дә 75 ел тула. Балалар, дәһшәтле сугыш елларында, тылда ал-ялны белми эшләгән хөрмәтле ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әбиләребез тылдагы авыр хезмәтне, ачлыкны башыннан үткәргән вакытларын, әтисезлек хәсрәтен сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы чорының тыл хезмәтчәннәре киләчәк буыннарга изге Җиңү һәм халкыбызның бөек һәм фидакарь хезмәт батырлыгы истәлеген тапшыручылар икәнен онытмыйк.
-
Туган тел атналыгы башланды 17.02.2020

И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел...
Бүген мәктәбебездә “Туган тел” атналыгы башланып китте. “Газиз туган телем” дип исемләнгән интеллектуаль викторинада укучылар мәкальләрне дәвам иттеләр, табышмаклар чиштеләр, тизәйткечләрне тиз-тиз әйтеп телләрен шомарттылар. Шулай ук тел байлыгын үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгытуга да биремнәр эшләделәр...













