Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Китапка икенче тормыш бүләк ит! 23.03.2019

Укучылар "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясендә катнаштылар
-
Шашка-шахмат ярышларына әзерлек 22.03.2019

Укучылар тәнәфесләрдә шашка-шахмат уеннары уйныйлар. Алар шулай язгы каникулларда оештырылачак ярышларга әзерләнәләр.
-
Балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы 22.03.2019

Бүген балалар бакчасы тәрбиячеләре Магсумова Г.Х. һәм Асхадуллина М.Ф.әти-әниләр каршында балалар белән ачык шөгыльләр үткәрделәр. Соңыннан, җыелыш өлешендә, балаларны тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
-
Китапханәгә экскурсия 21.03.2019

Эшче һөнәрләр елы кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Сабирзянова Р.Н. балаларны үзенең эш урыны, үз һөнәренең асылы белән, нәниләр өчен яңа китаплар белән таныштырды.
-
"Без бергә!" фестиваленең район этабы 21.03.2019

3 нче сыйныф укучысы Фазуллина И. "Без бергә" фестивалендэ "Вокал" номинациясендә чыгыш ясады.
-
Экскурсия 20.03.2019

Эшче һөнәрләр елы кысаларында Пешәнгер башлангыч мәктәбе укучылары Пешәнгер авылының медпунктында экскурсиядә булдылар. Медсестра Е.А. укучыларны үзенең эш урыны, үз һөнәренең нечкәлекләре белән балаларга аңлаешлы итеп таныштырды.
-
ГТОның кышкы этабы тәмам 19.03.2019

Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укучылары ГТОның кышкы сессиясен уңышлы тапшырдылар.
-
Акция дәвам итә 18.03.2019

Пешәнгер авыл китапханәсенең мәктәп-бакча белән бер бинада урнашуы бик уңайлы. Китапханәче Сабирзянова Р.Н. балалар тәрбияләүдә мәктәп-бакча белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Менә бүген дә башлангыч сыйныф укучылары китапханә белән берлектә оештырган "Батарейка тапшыр!" акциясендә катнаштылар. Китапханәче укучыларга батарейканың табигатькә китергән зыяны, әлеге акциянең файдасы турында бик үтемле итеп сөйләде. Укучылар алып килгән батарейкаларын тапшырдылар, табигатьне саклауда үзләреннән дә өлеш керткәннәреннән канәгать калдылар.
-
Батарейка тапшыр - керпенең гомерен сакла! 15.03.2019

Туган як табигатен саклау - һәркемнең бурычы. Педагогик коллектив алдында яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү бурычы куела. Әлеге вакытта авыл китапханәсе белән берлектә "Батарейка тапшыр – керпенең гомерен сакла!" акциясе алып барыла. Китапханәче Сабирзянова Р.Н. батарейкаларны тапшыру пунктына килгән балаларга бик эчтәлекле итеп, әлеге эшнең асылына төшендереп аңлата. Менә бүген дә балалар бакчасында тәрбияләнүче Мухаметзянов И. 25 батарейка алып килде, Рәйфә апасыннан керпе турында мәгълүмат туплап, үзенең табигатьне саклауга күпмедер өлеш керткәненә куанып чыкты.
-
Пешәнгер башлангыч мәктәбендә укучылар кече яшьтән үк бакча серләренә төшенәләр 14.03.2019

Әле бакчада өелеп кар ятса да, мәктәп тәҗрибә участогы өчен җаваплы педагог Кутдусова Г.М. бакча эшләрен февраль ахырында ук башлап җибәрде инде. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында бу эшкә ул 4 сыйныф укучыларын да җәлеп итә. Помидорлар чәчелде, борыч һәм баклажан үсентеләре күтәрелеп килә.









