Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Әфәрин, укучыбыз!
24.12.2018
"Олимпиада хәрәкәте" тарихында 2018 нче ел мәктәбебез өчен уңышлы ел булды. 4 нче сыйныф укучысы Хәертдинов А.Х., бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларның муниципаль этабында катнашып, дүрт фәннән (математика, рус теле, ОБЖ, татар теле) призёр булды. Укучыбыз Хәертдинов А.Х. ны һәм аның укытучысы Кутдусова Г.М.ны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
20.12.2018
19 нчы декабрь көнне Арчаның "Укучылар сарае"нда "Иң яхшы шашкачы - 2018" ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Кутдусов Р.Р. (малайлар арасында) - 2 нче урынга, Низамова А.И. (кызлар арасында) шулай ук 2 урынга лаек булдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Яңа елны көткәндә 19.12.2018

Балалар бакчасы ягында тәрбияләнүчеләр зур түземсезлек белән Яңа елны көтәләр. Бәйрәмгә матур шигырьләр, дәртле җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән уеннары әзерлиләр.
-
Котлыйбыз! 18.12.2018

Бүген, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез Мухаметзянов И. һәм Шәрифуллина Р. район балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Голосок" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Көмеш тавыш" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Кышкы әкият 17.12.2018

Мәктәп-бакчабызда Яңа елга нык әзерлек бара. Балалар бакчасында да, дәресләрдән соң мәктәп ягында да бәйрәм сценарийлары буенча репетицияләр гөрли. Ә тышкы якта укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәктәп-бакчаның башка хезмәткәрләре кар сыннарыннан кышкы әкият иҗат иттеләр.
-
Ел укытучысы - 2018 14.12.2018

Бүген Ашытбаш урта мәктәбендә "Ел укытучысы 2018" бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Безнең мәктәбебездән бу профессиональ бәйгедә югары квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы Кутдусова Г.М. катнашты.
-
12 нче декабрь - Россия Конституциясе көне 12.12.2018

Бүген мәктәптә Конституция көне уңаеннан класс сәгатьләре булып узды. Укучыларга Конституциянең төп законнары, Россия гражданинының төп хокуклары һәм бурычлары турында мәгълумат бирелде.
-
Хзмәтне саклау 10.12.2018

Узган атнада хезмәтне саклау турында бердәм сыйныф сәгате булып узды. Укучылар белән хезмәтне саклауның төп кагыйдәләре искә төшерелеп, "Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән" дигән рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Бүген шул конкурска нәтиҗә ясалды. Иң яхшы эш бәйгенең район этабында катнашачак.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне 08.12.2018

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Бу көн, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә.
Шул уңайдан укучылар үз җирлегебездән чыккан Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның тормыш юлын, аның батырлыгын тасвирлаган документаль фильм карадылар, фикер алыштылар.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне 08.12.2018

Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү Пешәнгер авылының обелискы каршында дәвам итте. Анда сугыш кырында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды һәм алар истәлегенә венок салынды.









