Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Тукай әкиятләре мультфильмнарда 20.04.2017

Бүген Котдусов Р.Ф. җитәкчелегендә укучылар Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп төзелгән мультфильмнар карадылар, аларның тәрбияви максатлары турында әңгәмә үткәрелде.
-
Һәр буынның укытучысы 19.04.2017

" Һәр буынның укытучысы" девизы астында лаеклы ялдагы ветеран укытучыларыбыз әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр.
-
Уңышлар телибез 18.04.2017

Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән ВПР ның беренче өлешен башкардылар, 20 апрель көнне икенче өлеше булачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Ачык дәресләргә әзерлек 15.04.2017

Ветеран укытучыларыбыз ачык дәресләргә әзерлек максатыннан мәктәпкә фикер алышырга килделәр.
-
Игътибар - конкурс! 14.04.2017

Мәктәбебездә "Тукай әкиятләре геройлары" конкурсы старт алды. Рәсемнәрне карандаш, фломастер, гуашь, акварель, пастель, катнаш техника ярдәмендә ясарга мөмкин. Барыгызга да иҗади уңышлар!
-
"Гагарин. Йолдызларга беренче адым!" - рәсемнәр күргәзмәсе 13.04.2017

Укучылар "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясендә актив катнашуларын дәвам итәләр. Бүген мәктәптә Космонавтика көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
Балалар бакчасында рус теле эшчәнлеге 13.04.2017

Рус теле эшчәнлегендә "Дикие животные" дидактик уенын нәниләр бик яратып уйнадылар.
-
12 нче апрель - Космонавтика көне. 12.04.2017

Бүген "Гагарин белән 108 минут" акциясе кысаларында мәктәпкүләм сыйныф сәгате үтте. Укытучы Магсумова Г.Х. укучыларга Юрий Гагаринның балачагы, тормыш юлы, батырлыгы турында презентация күрсәтеп сөйләде.
"Гагарин. Йолдызларга беренче адым!" рәсем конкурсына укучылардан эшләр килә башлады, нәтиҗәсе иртәгә билгеле булыр дип көтелә.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 11.04.2017

Бүген балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапова иҗатына багышланган "Шигъри йолдызлык" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 3 нче сыйныф укучысы Касыймова Л. - 1 урынга, 2 нче сыйныф укучысы Низамова А., 4 сыйныф укучысы Галәветдинова А. - 2 урынга, 1 нче сыйныф укучысы Фазуллина И., 4 нче сыйныф укучысы Касыймова К. - 3 урынга лаеклы дип табылдылар. Җиңүче һәм призёрлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Калган укучыларга актив катнашканнары өчен сертификатлар тапшырылды.
-
Йолдыз Шарапова иҗатына багышланган кичә. 10.04.2017

Бүген мәктәп-балалар бакчасында балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапованың иҗатына багышланган чара булып узды. Кичәнең беренче өлешендә авыл китапханәсе хезмәткәре Сабирҗанова Р. Н. укучыларны шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, эчтәлекле презентация күрсәтеп үтте. Кичәнең икенче өлеше "Шигъри йолдызлык" конкурсы белән дәвам итте: укучылар Йолдыз Шарапованың шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. Конкурс нәтиҗәләре иртәгә атналык линейкада игълан ителер, җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнер.









