Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
"Алтын каләм" - "Золотое перо" - 2015 28.05.2015

Бүген, ягъни 28 нче май көнне, укучыларыбыз Арча шәһәре Укучылар сараенда республикакүләм "Алтын каләм" - "Золотое перо" - 2015 бәйгесе муниципаль этабының йомгаклау һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар. Әлеге бәйгедә 10 нчы сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә "Тележурналистика" номинациясе буенча 1 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды, 10 нчы сыйныф укучысы Масалимова Назлыгөл һәм 8 нче сыйныф укучысы Мәҗитова Энҗе актив катнашучылар буларак билгеләп үтелде.
-
"Сау бул, башлангыч мәктәп!" 28.05.2015

Бүген мәктәбебезнең 4 нче сыйныфын тәмамлаган укучыларыбыз башлангыч мәктәп белән саубуллаштылар. 4 ел белем һәм тәрбия биргән, белем дөньясына алып кергән укытучылар Шиһапова Л.М. аларга хәерле юл теләде, изге теләкләрен җиткерде. Югары сыйныфларда белем алганда да бу малай-кызлар югалып калмаслар, тырышып укырлар, мәктәбебезнең иң актив укучылары булырлар дигән теләктә калабыз.
-
Коллектив белән - Казанда 27.05.2015

Ветеран укытучыларыбыз, педагогик коллектив һәм бер төркем укучылар 27 нче май көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булдык. Бу театр безнең күңелебезгә бик якын. Беренчедән, Г.Камалның әнисе Иске Масра авылыныкы; икенчедән, әлеге театрда Курса Почмак мәктәбен тәмамлаган якташыбыз Фәнис Җиһанша хезмәт куя. Бүген дә безгә бәхет елмайды: Фәниснең иҗатына тагын бер кат сокландык һәм горурландык. Без бик бирелеп һәм яратып караган Т. Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Җанкисәккәем" спектакллендә ул Рим ролен башкарды. Фәнис Җиһаншага киләчәктә дә зур сәхнә тормышы һәм иҗат уңышлары, гаилә бәхете, әнисе Фирая апага (ветеран укытучыбыз) ныклы терәк булуын телибез.
Казаннан зур тәэсирләр һәм яңадан бару теләге белән кайттык, чөнки транспорт өчен дә борчыласы булмады: театрның зур һәм уңайлы автобусы ерак юлны якынайтты. Уку елы ахырының шулай күңелле тәмамлануы барыбыз өчен дә истәлекле булды.
-
Табигатькә сәяхәт 26.05.2015

"2015 нче ел - Татарстан Республикасында Парк һәм скверлар елы" һәм Балаларны яклау айлыгы уңаеннан 2, 3, 4, 5, 6, 8 нче сыйныф укучылары табигатькә чыктылар. Башлангыч сыйныф укучылары буадан балык тоту буенча ярыш оештырдылар, ә калган укучылар "Үсемлекләрне таныйсыңмы?" уен-викторинада катнаштылар. Туган як табигатенә сәяхәт барлык укучыларга да бик ошады.
-
Музейга сәяхәт 26.05.2015

26 май көнне Иске Масра (җитәкчесе Фатыхова Э.И.) һәм Югары Масра (җитәкчесе Хөснетдинова Г. Р.) башлангыч мәктәбе укучылары якташ язучыбыз М. Мәһдиев музеена бардылар. Музей хезмәткәре Габидуллина Халидә апа балаларга аңлаешлы телдә Мөхәммәт Мәһдиевның бала чагы, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Балалар бик канәгать калдылар.
-
" Дай лапку, друг" 25.05.2015

Ученица 3 класса Ахмадуллина Диана участвовала в фотоконкурсе " Дай лапку, друг". Наставник Ахмадуллина Г.И.
-
Урок памяти 25.05.2015

Ученик 3 класса Шигапов Илзир участвовал в фотовыставке "9 мая - урок памяти ". Наставник Шигапова Лейсан Мансуровна.
-
Рисунки на асфальте 23.05.2015

22 мая 2015года в Арске прошёл очередной районный конкурс «Рисунки на асфальте», где наши учащиеся Шигапова Тансылу(8 класс) и Мазитова Эндже (8 класс) под руководством Рахимовой Ф.Д. приняли активное участие и заняли 1-ые (Шигапова Тансылу ) и 3-ьи (Мазитова Эндже) места, награждены дипломами и подарками
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 23.05.2015

Бүген мәктәптә 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпне 7 егет һәм кыз тәмамлый. Аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар, җиңел имтиханнар телибез.
Дәшә серле юллар,Башта төрле уйлар,Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.Якты юллар телеп,Матурлыкка өндәпСаубуллаша көмеш кыңгырау.Бир кулыңны, дустым,Ерак юлга чыктык,Тау артында болыт аллана.Безнең юллар бараЕрак офыкларга,Офыктагы серле таңнарга.Ямансуда кебек,Аерылуны белеп,Урамнарны җырлап бер урау.Көмеш тавыш тынмый,Йөрәкләрдә чыңлый,Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау. -
ФОТОКОНКУРС 22.05.2015

" 9 май- хәтер дәресе" исемендәге фотоконкурста актив катнашып, рейтинг буенча 1 урынны алган 3 класс укучысы Әхмәдуллина Диана сертификат белән бүләкләнде. Җитәкчесе Әхмәдуллина Г.И.

















