Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Казанга сәяхәт 22.05.2015

21 май көнне 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар"Әкият" курчак театрында Вайнер пьесасы буенча куелган "Сказка волшебной ночи" әкиятен карадылар, Милли китапханәдә булдылар, Кара күл буеның матурлыгына сокландылар. Экскурсия барлык балаларга да бик ошады. Класс җитәкчеләре - Сөләйманова Г.И. һәм Хаирова Г.С.
-
Бөек Җиңүгә - 70 21.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан "Бердәм Россия" партиясе "Үз шәмеңне кабыз" - иншалар, иҗади эшләр бәйгесе оештырган иде. Әлеге конкурста безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Гимаева Илүзә 2 дәрәҗә Диплом (җитәкчесе Рахимова Ф.Д.),10 нчы сыйныф укучылары Масалимова Назлыгөл һәм Мортазина Гөлүсә 3 дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләкләргә, 6 нчы сыйныф укучысы Гыйбадуллина Гөлнар һәм 7 нче сыйныф укучысы Рамазанов Илнур Рәхмәт хатына (җитәкчеләре - Гыйбадуллина Г.М.) лаек булдылар. Әфәрин, укучылар!
-
Сәламәтлек сагында 20.05.2015

Мәктәп бүгенге көндә укучыларның сәламәтлеген саклаучы төп мөхит булып тора. Мәктәпкә һәм укытучыга укучыларның сәламәтлеген кайгырту кебек аларга хас булмаган мәсьәләләрне йөкләүнең түбәндәге сәбәпләре бар.
Беренчедән: өлкәннәр һәрвакыт алар өчен җаваплы. Балалар үз вакытларының иң күп өлешен нәкъ менә мәктәптә укытучылар күзәтчелеге астында уздыралар, шуңа күрә аларның сәламәтлекләрен кайгыртмау рәхимсезлек булыр иде.
Икенчедән: бала сәламәтлегенә күпчелек тәэсир итү – теләпме, теләмичәме- укытучылар тарафыннан мәктәп кысаларында башкарыла.
Бүген мәктәбебезга районнан участок врачлары килде. Алар укучыларның сәламәтлекләрен тикшерделәр, авыруларны кисәтү максатыннан аларга тәкъдимнәрен яздылар. Мәктәпләрдә врачлар һәм шәфкать туташлары алып бара торган эш бик кирәкле һәм мөһим.
-
Күңелле стартлар 19.05.2015

Мәктәптә "Балаларны яклау көне" уңаеннан югары сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар"бәйгесе булды.
-
Татар теленнән мониторинг эше 18.05.2015

Бүген , 18 апрель көнне, мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг эше башкардылар. Мониторинг – “педагог- укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә ярдәм итә. Мониторинг эшен укучылар үзләрендә зур җаваплылылык тоеп эшләделәр.
-
Детский телефон доверия 16.05.2015

-
Районара шигъри конкурста 16.05.2015

15 май көнне Кукмара муниципаль районы Х. Ваһапов исемендәге Березняк урта гомуми белем мәктәбендә Раниф Шәрипов исемедәге I районара шигырьләр һәм поэмалар конкурсы булды. Безнең мәктәптән әлеге конкурска 7 нче сыйныф укучысы Рамазанов Илнурның, 10 нчы сыйныф укучылары Мәсәлимова Назлыгөл һәм Мортазина Гөлүсәнең иҗади эшләре җибәрелгән иде. Укучылар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, мәктәп белән таныштылар. Конкурста Гөлүсә һәм Назлыгөл 16-18 яшьлекләр номинациясендә II урынны яуладылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр, Рамазанов Илнурга Сертификат тапшырылды. Җитәкчеләре - Гыйбадуллина Г.М.
-
Балаларны яклау . 15.05.2015

Балаларны яклау – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерү.
Бүген башлангыч сыйныфларда "Балаларны яклау" айлыгы буенча тәрбия сәгате үтте. Укучылар үзләренең хокуклары, бурычлары турында тыңладылар. Балалар дәресләрдән соң, язгы табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
ЕРТ
12.05.2015
-
Җиңү парады. 11.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 9 май көнне Арча шәһәрендә Җиңү парады узды. Райондашларны, сугыш һәм тыл ветераннарын, балачаклары дәһшәтле сугыш чорына туры килгән өлкәннәребезне Арчаның үзәк мәйданында - Дан мемориаль янында бәйрәм белән тәбрикләделәр. Үзәк урам буйлап парад үтте. Парадта хәрби машиналар, җигүле атлар, төрле оешмалардан хезмәт коллективлары колоннары, укучылар катнашты. Зәңгәр күк йөзендә, һәркемне сәламләп, самолётлар очты.
Безнең мәктәп коллективы да бәйрәмгә зур әзерлек белән барды. Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Галимҗанов Минҗан Хуҗинович “Молодая гвардия” темасына күргәзмә оештырган иде. Музейга кергән кунакларга Минҗан абый “Молодая гвардия” членнарының сугыш чорында эшләгән батырлыклары турында сөйләде. Палаткага кергән балалар өчен уеннар да оештырылды. Юбилейны онытылмаслык итеп уздыру өчен, һәр кеше үзеннән зур өлеш керткән иде.

















