МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ярышта без җиңүче 24.01.2015

Бүген уздырылган чаңгы ярышында 2001-2002 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә 1 урын, Фазлиева Илүзә 2 урын, малайлар арасында Шакиров Илназ 2 урын, 1999-2000 елгы кызлар арасында Саттарова Наилә 1 урын, Мукаева Ландыш 3 урын, егетләр арасында Шарафиев Илназ 2 урын, Хусаинов Илнар 3 урынны яуладылар. Төп мәктәпләр арасында Иске Кырлай мәктәбе командасы 1 урын, Сеҗе мәктәбе командасы икенче урын, Иске Ашыт мәктәбе командасы 3 урынга лаек булдылар. Урта мәктәпләр арасында 1 урында Лесхоз мәктәбе, 2 урында Ашытбаш мәктәбе, 3 урында Курса-Почмак мәктәбе командалары. Спортчыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бездә чаңгы ярышы 24.01.2015

"Металл" оешмасы җитәкчесе Фәнил Кәнәфи улы Гәрәфиев истәлегенә район беренчелегенә чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта 29 мәктәптән 256 чаңгычы катнашты.
-
23.01.2015

Арча Укучылар сарае өстәмә белем бирү педагогы Исмагилов Надир Дамирович 1-4 классларда "Начальное техническое моделирование" түгәрәге алып бара. Укучылар әлеге түгәрәктә кечкенә самолет, машина модельләре ясыйлар. Үзләре ясаган модельләр буенча үзара ярышлар да оештыралар.
-
Туган телем язмышы 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә 1-9 классларда "Туган телем язмышы" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге тәрбия чарасының максаты - туган телебез- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның тел байлыгын үстерү, туган телебезнең матурлыгын, әһәмиятен тоярга өйрәтү. Укучылар туган телне саклау һәм үстерүнең юлларын эзләделәр, тел турында булган белемнәрен күрсәттеләр.
-
21.01.2015

6 нчы клас укучылары, класс җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы белән, "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, ветеран укытучы Сәлихова Әнисә Фәтхи кызында кунакта булдылар. Әнисә Фәтхиевна укучыларга сугыш чорында күргән җәфа-михнәтләре, тормыш авырлыклары турында сөйләде. Үзенең кул эшләре, шәхси архивындагы фотолар белән таныштырды. Укучыларга тыныч тормышның кадерен белергә, сугыш афәтен күрергә язмасын, дигән теләкләрен җиткерде.
-
"Безнең җиңү"
20.01.2015
Әлеге акция кысаларында Иске Кырлай авылы җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын укучыларыбыз һәрдаим кардан чистартып торалар.
-
Минем киләчәгем - минем кулларда" 19.01.2015

Арча мәшгульлек үзәге уздырган "Киләчәккә " сочинениеләр конкурсының "Минем киләчәгем - минем кулларда" номинациясендә 8 класс укучысы Хөсәенов Илнар "Киләчәгең үз кулыңда" шигыре белән 3 урынга лаек дип табылды, грамота белән бүләкләнде.
-
16.01.2015
Бүген мәктәптә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәгариф бүлеге методисты Мустафина Э.А. катнашты. Беренче көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мустафина Г.Г. 2014-2015 уку елы икенче чирек нәтиҗәләре, ирешкән уңышлар, алда торган бурычлар төп дәүләт имтиханы ( ОГЭ) әзерлек эше торышы белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча башлангыч калсслар укытучысы Ситдикова Ф.Х. "Арча районы мәгариф идарәсе методисты Мостафина Э.Г. бердәм дәүләт имтиханнарын биргән вакытта үзгәрешләр һәм укучыларда кечкенәдән үк рухи кыйммәтләр тәрбияләргә кирәклеген аңлатып дип чыгышы. Дүртенче көн тәртибе буенча һәр класс җитәкчесе үз классы укучыларының тәртибе һәм тырышлыклары турында сөйләштеләр.
-
14.01.2015
8 нче класс укучылары мәктәп эчендә математикадан ОГЭ эшләделәр. Алар үз көчләрен имтихан бирү өчен сынап карыйлар.
-
13.01.2015

Мәктәбебездә өстәмә белем бирү юнәлешендә беренче яртыеллыктагы эшчәнлеккә анализ ясап, декоратив - кулланма сәнгать "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар көче белән әзерләнгән "Сәйләннәр дөньясы" исеме астында күргәзмә оештырылды. Укучыларыбыз әлеге түгәрәктә бик яратып шөгыльләнәләр. Киләчәктә дә аларга иҗат уңышлары юлдаш булсын!


















