МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
11.01.2015

Бүген мәктәбебезнең 5, 6, 7, 8 нче класслардан бер төркем укучы Арча Боз Сараена кунакка бардылар. Физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г. җитәкчелегендә укучылар тимераякта шуу серләренә төшенделәр, ике сәгать буе бозда шудылар. Укучыларда әлеге спорт төре зур кызыксыну уятты. Каникулларда оештырылган әлеге сәяхәт өчен укучылар һәм аларның әти-әниләре мәктәпкә, район мәгариф идарәсенә зур рәхмәтле.
-
Чаңгы ярышы 09.01.2015

9 нчы декабрь көнне чаңгычыларыбыз Арча районы буенча уздырылган чаңгы эстафетасында катнаштылар. Сайфуллина Динә, Саттарова Наилә, Ситдиков Элвир, Шәрәфиев Илназлардан торган 1 команда район буенча беренче урынга, Фазлиева Илүзә, Шакиров Илназ, Мокаева Ландыш, Хөсәенов Илнарлар командасы икенче урынга лаек булды. 1998-1997 елгы укучылар арасында чаңгы ярышында Сайфуллина Динә - 3 урын, Саттарова Наилә 2 урын яуладылар. Тренерлары физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Имтиханнарга әзерлек 06.01.2015

Мәктәптә ОГЭга әзерлек эшләре каникул вакытында да дәвам итә. Әлеге максаттан, 9 нчы класс укучылары белән рус теле, математика, татар теле фәннәреннән пробный ОГЭ үткәрелде.
-
Профсоюз членнары арасында ярыш 05.01.2015

Мәктәбебез укытучылары Лесхоз мәктәбендә үткәрелгән кышкы ярышларда катнаштылыр. Шахмат ярышында математика укытучысы Бәдретдинова Фәридә Зөфәровна 2 урын, шашка буенча директорыбыз Гилязиев Хәйсәр Равилович 3 урын яуладылар. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
04.01.2015

2001-2002 елгы укучылар арасында Татарстан беренчелегенең чаңгы буенча зона ярышлары Саба районында үткәрелде. Әлеге ярышта мәктәбебезнең Сайфуллина Динә, Фазлиева Илүзә, Хәбиева Ландыш, Ахметзянов Динар, Шакиров Илназ һәм Ситдиков Эльвирлардан торган команда мактаулы дүртенче урынны яуладылар. Сайфуллина Динә шәхси беренчелектә үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алды. Команданы әлеге ярышка әзерләгән физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г.ка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Педагогик киңәшмә 30.12.2014

Бүген педагогик киңәшмә үткәрелде. Педагогик киңәшмәдә беренче көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мостафина Г.Г. уку елының беренче яртыеллыгында укучыларның белемлелек һәм тәрбиялелек дәрәҗәләренә, пробный ГИАларга анализ, өченче чиреккә бурычлар белән таныштырды. 11 укучы уку чиреген "5"ле билгеләренә, 18 укучы "4"ле билгеләренә өлгерүен хәбәр итте. Уку сыйфаты 69,05%, өлгереш 100 %. Класс җитәкчеләре үз классларында һәр укучының тәртибе һәм тырышлыклары хакында тулы мәгълүмат бирделәр. УТЭБДУ 2 чиректә программа үтәлеше, фәннәрне укыту сыйфаты белән таныштырды, сәләтле балалар белән эшнең торышынна анализ ясады. Китапханәче Ахметзянова Г.Х. киләсе уку елына заказ бирәсе дәреслекләр исемлеге белән таныштырды. Мәктәп директоры педагогик киңәшмәгә йомгак ясады, икенче яртыеллыкка бурычлар белән таныштырды.
-
Яңа ел вальсы 26.12.2014

-
Яңа ел бездә! 26.12.2014

-
"SMS- дети" проекты 24.12.2014

"Самостоятельные дети" проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Подари чудо" акциясе үткәрелде.
-
Кар сыннарыбыз 20.12.2014

Мәктәп алдында кар сыннары ясауда һәр класс актив катнашты.


















