Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старокырлайский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, Республика Татарстан, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодежная, д.1a |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | dsskirlai.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старокырлайский детский сад" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Новикова Лилия Аглулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старокырлайский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Жылы якта кышлаучы кошлар!
29.04.2016
Жылы якта кышлаучы кошлар!
-
Мәктәпкә керүче балалар белән мониторинг узды! 28.04.2016

-
Без Тукай белән горурланабыз! 27.04.2016

I Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —
«Кырлай» диләр;Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. -
Мин Тукайга киләм! 26.04.2016

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.
1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтте.
-
Без табигатьне чистартабыз! 25.04.2016

-
Гомуми хезмәткәрләр җыйлышы! 22.04.2016

-
Бакчаны чистартабыз1 21.04.2016

Менә кырыс салкыннары белән ап-ак кышлар узып китте. Үзенең җылы нурлары белән кояш елмайды. Җиһанга ямьле яз килә.Матурын матур да соң яз көне, әмма ул матурлыкны бит саклый белергә кирәк. Менә хәзер һәрбер авылда карлар эрү белән кара җир күренә, төрле пычраклар баш калкыта башлый. Үткән елдан калган чүп-чарлар, төрле шешә ватыклары, әлбәттә, кар астыннан килеп чыга. Бу, бигрәк тә, табигатьнең матурлыгын боза. Моны күреп тә әле авыл халкы табигатьне чистартырга ашкынып тормый, киресенчә, шуңа өстәп, бакчаларны чистартып, ишек алларын тазарткан чүп-чарларны чүплекләргә түгел, ә кеше йөри торган урам уртасына, юлларга чыгарып ыргыталар. Әлбәттә, бу авылны ямьсезли, тискәре яктан күрсәтә.
-
Язгы изгелек атнасы! 20.04.2016

-
Без суган үстердек! 19.04.2016

Табигать почмагында суган утырттык, балалар үзләре су сибеп, көн саен карап үстерделәр.
-
Бездә физкультура! 18.04.2016









