Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старокырлайский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, Республика Татарстан, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодежная, д.1a |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | dsskirlai.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старокырлайский детский сад" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Новикова Лилия Аглулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старокырлайский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Курчак театры! 02.03.2016

“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып “Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз. Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы дип саныйм. Үз эшемдә бу материалларны еш кулланам.
Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.
Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора. Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.
-
Лепка,әкәм-төкәм ясадык! 01.03.2016

Лепка – очень важное занятие для ребенка, которое развивает творчество, мелкую моторику рук, пространственное мышление, понятие о цвете, форме предметов. Кроме того, лепка (причем необязательно из пластилина) благотворно влияет на нервную систему в целом. В общем, польза от занятий лепкой огромна.
-
Математика дәресе, мәктәпкә әзерлек төркеме. 29.02.2016

-
Ел тәрбиячесе. 26.02.2016

-
Аппликация кораблик! 24.02.2016

-
23 февральгә әтиләргә бүләк ясадык. 20.02.2016

-
Урындыклар белән зарядка ясыйбыз 19.02.2016

-
Тәмле ашлар пешерәбез! 18.02.2016

сюжетлы уенны оештыруның 1 нче принцибы:
Тәрбияче балалар белән бергә уйнарга тиеш. Дәрес вакытында, режим
моментларында тәрбияче – укытучы позициясендә: өйрәтә, таләп итә, бәя тотарга тиеш. Балалар узләрен иркен һәм тигез дәрәҗәдә хис итәргә, тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп түгел,ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргә тиешләр.
2нче принцип – мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки, бала үзенә уенның яңа һәм катлаулырак якларын ача алсын. Уенның сюжетын аңлау – аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнерын нәрсә эшләгәнен аңлау – аның белән аралашуда төп шарт булып тора.
3нче принцип – уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белү. Кечкенә төркемнәргә бүленеп, бергә киңәшләшеп уйнау – балада иптәшләренә дә уенны аңлатма белү күнекмәләрен үстерә.
Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш. Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.
-
Гөлләргә су сибәбез! 17.02.2016

Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота.
1. Режиссёрлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.
2. Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.
3. Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей).
-
Лепка,эт-кешенең дусты! 16.02.2016









