МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 9 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Әниемә бүләгем! 02.03.2020

Озакламый Халыкара хатын- кызлар көне якынлаша, шул уңайдан балалар бәйрәмгә әзерләнәләр, әниләргә бүләкләр ясыйлар.
-
Әбиемнең күнел сандыгы. 28.02.2020

Халкыбызның милли йолаларын өйрәнүне дәвам итеп, бу атнаны балалар белән шуңа багышларга булдык.
Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын бер ачасы иде, ачасы...
Әби-бабам белгән йолаларны, халкыбызның күңел жәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне, яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
-
Туган телем- анам теле 21.02.2020

Безнең балалар бакчасында бүген "Туган телем- анам теле" дип исемләнгән, шигырь сөйләү бәйгесе булды. Һәр сабый Муса Җәлилнең туган көнен дә исәпкә алып, бик матур итеп шигырь сөйләде. Ахырдан биюләр биеделәр, җырладылар, бүләкләр бирештеләр. Халкыбызның телен саклап калуда мондый бәйрәмнәр бик мөхим.
-
Әтиемә бүләгем! 19.02.2020

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне, безнең нәниләребез үз куллары белән әтиләренә бүләкләр ясадылар. Күңел җылысын кушып ясалган бу бүләкләр, әтиләргә бик кадерле.
-
Муса Җәлил- балалар шагыйре. 17.02.2020

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
-
Гашыйклар көне 14.02.2020

Занятие вакытында тәрбияче балаларны бүгенге көннең нинди көн икәнлеге белән таныштырды.
Максатлар:
-
Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.
-
Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.
-
Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру.
-
Балаларга бүләк итеп, йөрәкләр бирде.
-
-
Синтезаторга җырлау 12.02.2020

Музыка дәресләрендә күптөрле җыр күнегүләре кулланыла. Тик аларны башкарганчы, балаларны музыкаль авазларны кабул итәргә өйрәтергә кирәк.Бала нәрсә һәм ни өчен җырлаганын аңлап, белеп җырларга тиеш. Шулай булмаганда , ул күнегүләр сүз һәм аваз тезмәләре булудан артмый.
Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар музыка шөгелләренсагынып көтеп алалар, алар искиткеч кызыксынучан. Башта җырның иҗекләрен генә көйләп утырган йомшаграк, кыюсызрак 2 яшьлек нәниләребез дә, даими эшләгәндә өченче квартал ахырына җырларның кушымталарын дөрес итеп мөстәкыль җырлый беләләр. Җырлау, гомумән, балаларга бик ошый.Ялгыз һәм күмәк җырлау, түгәрәккә басып җырлы- биюләр физик һәм рухи сәләмәтләндерүгә ярдәм итә.
-
Собираем пазлы 10.02.2020

Преимущества пазлов-головоломок для детей
1. Развитие координации глаз и рук.
Дети используют метод проб и ошибок, чтобы решить головоломку, и это требует большой концентрации внимания и правильной координации глаз и рук. Ребенок будет пытаться подставить одну или несколько частей пазла, пытаясь решить головоломку.2. Решение проблем
Пазлы состоят из частей, которые должны быть правильно соединены. Это ставит перед ребенком явную проблему, которую необходимо тщательно решать. В отличие от других игрушек, у головоломок есть только одно решение, и поэтому ребенок продолжает пытаться, пока не добьется успеха.3. Когнитивные навыки
Пазлы помогают развить навыки мышления и, в зависимости от предмета, на котором основаны головоломки, они узнают различные темы, такие как словарный запас, цвета, алфавит, цифры, формы, транспортные средства, животные и многое другое. -
Канатлы дуслар! 07.02.2020

Бу атнаны кошлар атнасы дип билгеләгән идек. Атна буе канатлы дусларыбыз турында сөйләштек: кызыклы занятиелар булды, җимлек янында кошлар ашаттык, апликация ясадык, бүгенге занятие - викторина булды. Максат: балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү, кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, кошларга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү.
-
Кошлар - безнең дуслар. 04.02.2020

"Кошлар - безнең дуслар" дип исемләнгән апликация дәресе үткәрдек. Ата - аналарга күренә торган почмакка урнаштырып, балаларның эшләре белән ата -аналарның ни дәрәҗәдә кызыксынуына игътибар бирдек. Ата - аналарга киңәш: балалары, аларның эшләре белән ныграк кызыксыннар иде.












