МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 9 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Китаплар дөньясында 03.02.2020

«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» (Г.Тукай.)
Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели. Цивилизациянең үсешенә, тотрыклылыгына йогынты ясый.
Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.
-
Ата- аналар җыелышы 31.01.2020

Безнең балалар бакчасының эшчәнлеге, һәр хезмәткәрнең хезмәт вазыйфалары белән таныштыру максатыннан, бакчабызда ата- аналар җыелышы үткәрдек. Детсадның материаль- техник торышы, көндәлек меню, авырып калган көннәрнең сәбәпләре, бакчага түләүләр тәртибе, көндәлек режим тәртибе белән бакча мөдире Дилә Вәкил кызы таныштырды. Шөгыльләр тәртибе, уку программалары, көндәлек режимның нечкәлекләре турында тәрбияче Рәзинә Фәргать кызы сөйләде. Уртак аралашу, фикер алышу бик вакытлы, урынлы булды.
-
Иртәнге аш 27.01.2020

-
Пожарная безопасность 23.01.2020

ДОРОГИЕ РЕБЯТА!
Пожары причиняют людям большие несчастья. Чтобы избежать этого, нужно строго соблюдать правила пожарной безопасности. Помните! Эти правила требуют только одного: осторожного обращения с огнем.
- В первую очередь не играйте со спичками, следите, чтобы не шалили с огнем ваши товарищи и маленькие дети.
- Не устраивайте игр с огнем в сараях, подвалах, на чердаках. По необходимости ходите туда только днем и только по делу, а в вечернее время для освещения используйте электрические фонари.
- Ни в коем случае не разрешается пользоваться спичками, свечами.
- Не играйте с электронагревательными приборами, это опасно! От электроприборов, включенных в сеть и оставленных без присмотра, часто возникают пожара.
-
Кышкы бәйрәм 21.01.2020

Бүген балалар белән бергә урамда Кышкы бәйрәм оештырдык. Төрле- төрле хәрәкәтле уеннар, чана ярышлары, кар көрәп узышу бик күңелле булды.Саф һавада уеннарны балалар бик яраталар. Бүген, зурлар һәм мәктәпкә эзерлек төркеме балалары бик кызыксынып саф һавада татар халык уеннарын уйнадылар. Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар.Урамда уйнау балалар өчен физик күнегүләр, сулыш гимнастикасы, үз-үзеңә массаж,актив ял ысулы булып тора.
-
Хезмәт тәрбиясе 16.01.2020

Көн матур булса, без балаларны һәр көн урамга алып чыгабыз. Урамда алар уен мәйданчыгында уйныйлар, чана шуалар,кыш бабай ясыйлар. Саф һавада хезмәт тәрбиясе аеруча файдалы. Һәр баланың кыш көне кар көрәргә үз көрәге, көз көне яфрак тырмаларга тырмасы, кечкенә носилкалар бар. Теләге булган һәр бала кулына алып эшли ала.
-
Бездә бүген туган көн 14.01.2020

Бүген безнең балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм- туган көн үткәрелде. Тәрбияче Рәзинә Фәргәтовна алдан сценарий язып, мультфильм геройларын кунакка дәшеп туган көн үткәрде. Һәр баланың күңелендә калырлык, бик күңелле бәйрәм булды.
-
Шигырь уку: Эш беткэч, уйнарга ярый 10.01.2020

1. Матур эдэбият аша балаларда тырышлык , игътибарлылык, сабырлык кебек сыйфатлар тэрбиялэу
2.Балаларнын эдэби эсэрлэрне тынлый белу сэлэтен , эчтэлеге буенча сорауларга тулы жавап бирэ белу кунекмэлэрен устеру,
3 Балаларнын Г,Тукай ижаты турында белемнэрен баету.
-
Яңа ел котлавы 30.12.2019

Һәрбергезне якынлашып килүче яңа еллар белән котлыйбыз. Гаиләләрегездә тазалык- саулык, тигезлек, бәхет, тынычлык булсын. Эшләрегездә зурдан - зур уңышлар насыйп булсын. Балаларыбызның шатлыгына сөенеп, уңышларына горурланып яшәргә язсын.
-
Яңа елда зур бәйрәм 27.12.2019

Каршылыйк, дуслар бергәләп,
Яңа ел килә безгә,
Әнә күпме кунак килгән,
Әйләнә- тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.












