МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 9 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Китап - минем бүләгем 24.04.2019

Безнең балалар бакчасына һәр бала бер китап бүләк итте. Бик матур татарча, русча китаплар бирделәр, ата- аналарга, балаларга бик кирәкле әңгәмә үткәрдек.
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка. -
Территорияне чистарттык 22.04.2019

Без бүген территорияне чистарттык: тырмаладык, яфраклар җыйдык, чүп түктек.
-
Космонавтика көненә рәсемнәр ясадык. 17.04.2019

-
Космонавтика көне 12.04.2019

Тышта яз иде Юрий Гагарин Ул, галәм гизеп
Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште
Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә
Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле!
Кеше галәмдә! Таулар,елгалар,
Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм:
Димәк ,ул аның Дала һәм кырлар
Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.
-
Бездә буген туган көн 10.04.2019

Бездә бүген туган көн!
Шатлык бирә торган көн.
-
Сәламәтлек зур байлык! 08.04.2019

Хезмәт, физкультура занятиелары - балаларның сәләмәтлеге өчен бик кирәкле занятиелар. Аларда балалар бик яратып катнашалар. Аеруча ярыш формасындагы занятиены үз итәләр.
-
Эш сөйгәнне ил сөяр! 05.04.2019

Безнең балалар бакчасында кул эшләнмәләреннән ясалган почмак бар. Тәрбиячебез Рәзинә Фәргәтовна кул эшләреннән ясалган әйберләр турында бик кызыклы занятие үткәрде.
-
Татарча мультфильмнар. 03.04.2019

Татар мультфильмнары милли мәдәният усешен заманча чагылдыручы анимацион форма булып торалар. Бу мультфильмнар туган татар телен, татар халкының мәдәниятен, рәсем сәнгатен һәм иң яхшы татар язучыларының әсәрләрен тирәнрэк аңларга ярдәм итәлэр. Мультфильмнар шулай ук туган татар телен ойрәнүдә зур ярдәмлек булып торалар. Шуңа курә бакчабызда даими рәвештә балалар белән татарча мультфильмнар карыйбыз. Буген без "Бикбатыр һәм Биккуркак" дигән татарча мультфильм карадык.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 01.04.2019

Апрель аенда җылы яклардан безгә бик күп кошлар кайталар. Шул уңайдан "Кошлар - безнең дусларыбыз" исемле занятие үткәрелде. Балалар бакчасының ишек алдында үскән каен агачларына кош оялары ясап, безнең балалар кошларны каршы алалар.
-
Математика шөгыле 29.03.2019

Буген без математика шөгылендэ балаларның 1-5 кә һәм 5-1 кадәр, уңайга һәм кирегә санау күнекмәләрен , геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыттык.












