Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Рәсем.(мәктәпкә хәзерлек төркеме) 20.09.2017

Тема :Абдулла Алиш әкиятләре буйлап.
Максат : Абдулла Алиш әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү.Үзләренә таныш,охшаган әкият геройларының рәсемен ясату,китап бизәү алымы-иллюстрация термины белән таныштыру.Краскалар белән чиста ,пөхтә буярга өйрәтү.Рәсемне кәгазь битенә дөрес урнаштыра белергә өйрәтү эшен дәвам итү. -
Физкультура эшчәнлегендә. 18.09.2017

Максат: Балаларда игътибарлылык,осталык ,җитезлек,түземлелек тәрбияләү.Көч белән этәреш ясап ераклыкка һәм биеклеккә сикерергә өйрәтүне дәвам итү.Туп тоту күнекмәләрен үстерү.Балаларда матур сынлы ,зифа ,төз гәүдәле булуларына омтылыш тәрбияләү.
-
Без яшелчә бакчасында . 15.09.2017

Бүген без "Көз күчтәнәчләре" дигән проект буенча яшелчә бакчасында күзәтүләр алып бардык.Бушап калган түтәлләрдә нәрсәләр үсүен искә тәшердек.Ә чәчәкләрнең көз көне дә ничек матур булып үсүләрен ,чәчәкләргә кунган күбәләкләрне, бал кортларын күзәттек.Көннең җылы ,матур булуына сокландык.
-
Кисеп-ябыштыру .(мәктәпкә хәзерлек төркеме) 13.09.2017

Тема :Зур һәм кечкенә гөмбәләр.
Максат: Балаларның образлы күзаллау сәләтләрен үстерү. Түгәрәкләп кисү, турыпочмакның почмакларын кисү күнекмәсен ныгыту.Зур һәм кечкенә гөмбәләрне өлешләп кисәргә, матур, гади композиция төзергә өйрәтү. -
Зурлар төркемендә "Алмалар өлгерде"дигән темага рәсем ясадык. 11.09.2017

Максат: Агач ясарга өйрәтүне дәвам итү.Күп итеп төрле алмалар ясау күнекмәләрен ныгыту.Төсләр турында белемнәрен ныгыту.Буяу карандашлары белән чиста,пөхтә буяу күнекмәләрен ныгыту.Рәсемне альбом битендә дөрес урнаштыра белергә өйрәтү.Рәсем ясауга кызыксыну тәрбияләү.
-
Көзге чәчәкләрне күзәтәбез. 08.09.2017

Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар,
Кем аны сөртеп йөргән?
Алар нәрсәләр (чәчәкләр)
-
Саф һавада уйнаулары бигрәк рәхәт. 06.09.2017

Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
-
Бакчабызга яңа балалар кабул иттек 04.09.2017

-
Бездә бүген бәйрәм 30.05.2017

Бакчабызда чыгарылыш кичәсе үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең белемнәрен һәм чыгышларын әти - әниләренә тәкъдим иттеләр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Без суыктан курыкмыйбыз, сикергәчтен тунмыйбыз. 26.05.2017

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.







