Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре бездә кунакта. 13.04.2017

Тема: Юл билгеләре белән таныштыру
Максат: Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру,
транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү.Төрле юл-транспорт ситуацияләрендә логик фикерләү һәм дөрес карар кабул итү сәләтен үстерү, транспортта үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү.
-
Бүген бездә курчак театры. 12.04.2017

Бүген безгә башлангыч мәктәп укучылары Рабит Батулланың " Салават күпере" курчак театрын күрсәттеләр. Курчак театры балаларга бик ошады.
-
Рәсем эшчәнлеге ( 2кеч.төркеме) 11.04.2017

Тема: Сәйләннәр.
Максат: Бармак белән рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту. Сәйләннәр белән таныштыру.Төсләр турындагы белемнәрен ныгыту, рәсем ясауга кызыксыну формалаштыру.Чиста,пөхтә ясарга өйрәтүне дәвам итү. -
Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге( мәк.әз.төр) 10.04.2017

Тема: Поезд
Максат: турыпочмаклыктан төп өлешне поездга хас билгеләргә туры китереп кисеп алу; аерым өлешләрен төп өлешкә карап дөрес пропорциядә кисү, дөрес урнаштыру күнекмәсе бирү; уйлау,образлы күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Танып - белү ( ФЭМП) эшчәнлеге 07.04.2017

Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү;20гә кадәр тәртип буенча, кирегә санау күнекмәләрен ныгыту; логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге 06.04.2017

Тема: О,о хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны
О,о хәрефе үзенчәлекләрен(баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Схемалар буенча мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен булдыру.
Җитезлек, зирәклек сыйфатлары үсеше өчен җирлек тудыру.
-
Физкультура эшчәнлегендә алган белемнәрне режим вакытында ныгытабыз.( урт.гр) 05.04.2017

Максат: Тупны уң һәм сул кул белән тоту күнекмәләрен ныгыту.
-
Тал песиен күзәтү. 04.04.2017

Тәрәз аша кара әле,
Тышта ап-ак кар әле
Тал песие чәчәкле,
Алтын-көмеш бизәкле.
Тышта ап-ак кар әле
Суык көннәр бар әле.
Ә тал песие көлә,
Димәк, инде яз килә. -
Саф һавада уеннар. 03.04.2017

Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Кардан сыннар ясыйбыз,
Кулларыбыз туңса да.
-
Бездә бүген өмә. 31.03.2017

– Өмәне без язның беренче көннәреннән үк башлыйбыз. Әле кар эремәгән була, шуңа да карамастан, без балалар белән кар чабарга чыгабыз, карны атабыз, шуңа да ул тиз арада эреп бетә. Ишегалды территориясен гел чиста тотарга тырышабыз, чүп-чардан арындырабыз.







