Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яңа ел белән,дуслар! 31.12.2015

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
-
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме. 30.12.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм-Яңа елны каршылау кичәсе булып узды. Барлык әти-әниләр балаларының бәйрәменә килеп рәхәтләнеп ял итеп киттеләр.Кыш бабай белән Кар кызы да соңламады.Аларга балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Бәйрәм кызыклы,бик матур һәм җанлы үтте.Ахырдан Кыш бабай балаларга үзенең бүләген дә таратты.
-
Без Яна ел каршы алырга эзер. 25.12.2015 Быелгы яна 2016 елны каршы алырга бакчада зур эзерлек бара.Торкемнэргэ бэйрэм рухы остэп чыршыбызны бизэп куйдык.Балалар да бэйрэм соенече белэн шатланып йорилэр.

-
Бакчабызда кар сыннары. 23.12.2015 Бакчабызда берсеннэн-берсе матур,мэhабэт кар сыннары калкып чыкты.Экияти сыннар бакча мэйданчыгыннан сихри караш белэн каршы алалар сыман.Балалар шул сыннарга карап соенэлэр.

-
"Үз-үзебезне өйрәнәбез" 21.12.2015 Зурлар төркеме балалары "Үз-үзебезне өйрәнәбез" дип исемләнгән дидактик уенны яратып уйныйлар. Кеше төзелешен өйрәнергә ярдәм итүче бу уен белән балалар бик кызыксынып уйныйлар. Тәрбияче Голшат апалары аларга кешедәге органнарны аерып күрсәтә белергә, аларның төзелеше, кеше өчен әһәмиятен аңларга ярдәм итә

-
Интерактив уенчыклар кулланабыз. 18.12.2015

Интерактив уенчыклар тәрбия һәм белем бирүдә аерылгысыз ярдәмчеләребез. Балалар өчен кызыклы булган бу уенчыклар ике дәүләт телен өйрәнүдә дә булышлык итәләр. Балаларны әңгәмәдә катнашырга, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүдә интерактив уенчыкларның әһәмияте бик зур. Бу рәсемдә балаларның тәрбияче Райлә апалары ядәмендә Лунтик белән әңгәмә уздырган вакытын күрәсез.
-
Балар белән берлектә кул эше. 14.12.2015 Бакчабызда Яңа елны каршы алырга күп эшләр башкарыла. Балалар белән берлектә Кар бабай ясадык. Сабыйлар үзләренең хезмәте кергән кул эшен күреп сөенделәр.Аларда алга таба да яңа әйберләр ясау теләге туды.

-
Балалар курчак театры уйный. 10.12.2015 Балаларның сөйләмен баетырга, үстерергә ярдәм итүче чараларның берсе буларак, курчак театры- балалар белән эшләүдә киң кулланыла. Беренчедән, балаларыбыз курчак театры аша аралашырга, сәнгатьле сөйләшергә өйрәнсәләр, икенчедән язучылар иҗаты, халык әкиятләре белән танышып,аларның тәрбияви асылына төшенәләр.

-
"Голосок" конкурсында катнаштык. 08.12.2015

Бүген "Арча балалар бакчасы №11"Күбәләк" базасында "Голосок" конкурсы булып узды.Безнең бакчадан да яшь талантыбыз Самигуллина Иркә бу конкурста катнашты һәм диплом яулап кайтты.
-
Әти-әниләр белән берлектә рәсем күргәзмәсе 07.12.2015 Зурлар төркемендә"Ак карлар патшалыгында" дип аталган рәсем күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәгә чарасы әти-әниләр белән берлектә узды.Балалар бу чарага бик кызыксынып һәм теләп катнашты.Күңел җылысын салып ясалган эшләргә йомгак ясалды.










