Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сэламэт яшик! 09.11.2015 Шогыльлэре кирэкле инвентарьлар белэн тулыландырылган спорт залында жанлы утэ. Балаларга шэхси гигиена кунекмэлэре биру;сэламэтлек очен кирэкле булган факторлар булдыру максатыннын балалар белэн спорт комплексында даими шогыльлэнэбез.

-
Бакчабызда-музей. 02.11.2015 Татар халык мәдәнияте,гореф-гадәте,үткән тормышы белән даими таныштырып тору өчен узебезнең балалар бакчасында музей оештырдык.Максатыбыз:балаларда туган якны ярату, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбиләү;музейдагы борынгы әйберләрнең бүгенге көндәге әҺәмияте турында белемнәрен арттыру,эш кораллары белән таныштыру.

-
Балалар бакчасында УМКны куллану. 30.10.2015 Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык , аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора.УМКны кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен режим моментларында һәм эшчәнлекләрдә үстерәбез.

-
Көндәлек гимнастика 28.10.2015 Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан балага активрак булырга ярдәм итә. Менә безнең иртәнге гимнастиканың бер моменты.

-
"Козге калейдоскоп"конкурсы буенча диплом тапшыру тантанасында. 26.10.2015 Район күләмендә үткәрелгән "Көзге калейдоскоп" конкурсында безнең бакча балалары да актив катнаштылар. Араларыннан Накипова Ильвинаның эше Дипломга лаек булды.

-
"Козге калейдоскоп"конкурсы. 22.10.2015

Бакчабызда балалар арасында үткәрелгән "Көзге калейдоскоп" дип исемләнгән балалар иҗатына конкурс булып узды. Бу бәйгедә һәркем теләп, зур кызыксыну белән катнашты. Һәрбер эшкә нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде. Балаларның тырышлыгын исәпкә алып, барлык иҗади эшләргә дә бүләк әзерләнде. Бу рәсемдә сез 3-4 һәм 4-5 яшьлекләр арасында җиңүче дип табылган иҗади эшләрне күрәсез .
-
Конкурс"Осенний калейдоскоп" 21.10.2015

Бу рәсемдә "Көзге калейдоскоп" конкурсында 5-6 һәм 6-7 яшьлекләр арасында җиңүче дип табылган эшләр чагыла. " Әкияти көз" дип аталган рәсем конкурсында һәм " Көзге бүләк" дип исемләнгән табигать материалларыннан эшләнгән кул хезмәтләрендә балаларның ихлас тырышлыгы чагыла.
-
Интерактив чараларга таянабыз. 19.10.2015

Интерактив чаралар ярдәмендә балаларның көз турындагы күзаллауларын киңәйтәбез.Көзен җылы якларга китүче кошлар һәм кышын безнең якларда кышлаучы кошларны аерырга;аларның төсен, тышкы кыяфәтен,хәтта тавышларын танып белергә өйрәнәләр.
-
Кечкенәләр төркемендә Сөмбелә бәйрәме! 15.10.2015

Ни арада җәй үтте Алтын көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйрәмне Балалар күптән көтте
-
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә Көз бәйрәме. 14.10.2015

Буген без халкыбызның иң гузәл бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Елның могжизалы фасылында,мул унышларны жыеп алгач, татар халкы бу бәйрәмне үткәргән.









