Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Балалар бик теләп квиллинг белән кызыксыналар. 20.04.2015 Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары бик теләп квиллинг белән кызыксыналар. Тәрбияче Нигматзянова Суфия апалары белән әнә шундый матур чәчәкләр иҗат итеп балалар бакчасы турындагы истәлекләр альбомына ябыштырырга ниятлиләр.

-
Табигать почмагыбызда. 17.04.2015 Яз көне табигать почмагыбызда үтә җанлылык сизелә. Бакчабызга утыртыр өчен үстергән үсентеләрне балалар бик яратып тәрбиялиләр. Көн дә кояшка үрелеп үскән бу үсентеләр җәйне якынайтып, балаларда күңел күтәренкелеге тудыра , табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли.

-
Рус һәм татар милләтеннең сәнгатен чагылдыручы почмак балаларга күп яңалык бирә. 15.04.2015

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә рус һәм татар милләтеннең сәнгатен чагылдыручы почмакта күп төрле кызыклы мәгълумат тупланган. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән булдырылган бу материаллар балаларга күп яңалык бирә.
-
Сугыш хатирәләре. 13.04.2015 Үткән чор тарихы, сугыш хатирәләре белән таныштыруга багышланган презентация балаларда зур кызыксыну уятты. Тәрбияче Локманова Голшат апалары аларга сугыш истәлекләре турында үтемле итеп аңлатып сөйләде. Балаларда өлкән буынга, сугыш ветераннарына карата ихтирам хисләре уянды.

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы. 09.04.2015 Бүген бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Балалар "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче", "Иң оста сөйләүче", "Иң озын шигырь сөйләүче" номинацияләрендә җиңү яуладылар. I , II һәм III урыннар иң талантлы балаларга бирелде. Зур тырышлык белән алган бүләкләргә балалар ихлас сөенделәр

-
Без спорт белән шөгыльләнәбез. 06.04.2015

Балаларыбыз спорт белән шөгыльләнергә бик ярата.Аеруча,спрот комплексында төрле күнегүләр башкаралар.
-
Уеннарда һәм эшчәнлекләрдә интерактив уенчыклар. 03.04.2015 Интерактив курчакларның балаларны рус теленә өйрәтүдә әһәмияте зур. Балалар бу курчаклар ярдәмендә рус телендә иркен сөйләшергә өйрәнәләр, кызыксынулары, белемгә омтылышлары артуы сизелә.

-
Бакчабыз музеенда. 01.04.2015

Халкыбызның милли тормышын яктыртучы татар музеенда балалар бик еш булалар. Борынгы бабаларыбызның яшәешен, көнкүреш куллану әйберләрен кызыксынып өйрәнәләр.
-
Балаларыбыз хезмәтне теләп башкара. 27.03.2015 Язгы кояш нурлары карый башлагач, участокта кар тарату -балаларның кызыксынып башкара торган хезмәтләре. Өлкәннәргә ярдәм итү теләген үстерү белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирүче бу шогыльне балалар бик теләп башкара.

-
Дидактик уеннарга өстенлек бирәбез. 24.03.2015

Дидактик уеннар балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә зур этәргеч бирүен истә тотып, көн дәвамында бу төр уеннарга да өстенлек бирәбез.









