Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Юный водитель - 2014 19.04.2014

18нче апрель көнне мәктәбебез укучылары: Бариев Раил, Сиразиев Рәмис, Уваева Виктория, Шәяхмәтова Флүзә Татарстан Республикасы ДОСААФы тарафыннан Арча шәһәрендә уздырылган "Юный водитель - 2014" республика бәйгесендә җиңү яулап кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ата-аналар өчен ачык дәрес 19.04.2014

Бүген 7нче сыйныф укучыларының әти-әниләре инглиз теле дәресендә кунак булдылар. Сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Р.М сингапур меодикасын кулланып "Спорт" темасына ачык дәрес күрсәтте. Ата-аналар балаларының дәрестә ничек катнашуларын, сингапур методикасының нинди булуын күреп киттеләр.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 18.04.2014

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында ,бүген, 8 сыйныфта "Батырлыкны син ничек аңлыйсың?" исеме астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар районыбызның Советлар Союзы геройлары, сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләштеләр.
-
Мәктәбебездә кунаклар ! 18.04.2014

18 нче апрельдә, мәктәптә, Башкортстаннан мәдәният отличнигы, баянчы Ф.Шәрифянов һәм фокус остасы Мостай "Сим-салябим ахалай-махалай " күңел ачу программасы белән чыгыш ясады. Кичә бик күңелле узды.
-
Тәрбия сәгате 18.04.2014

Бүген 7нче сыйныфлар тәрбия сәгатендә "Җыйдырдогышлар", ягъни коллекцияләр турында сөйләштеләр. Алар коллекция төрләре, аларның исемнәре, коллекцияләр турында кызыклы фактларны белделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 18.04.2014

17нче апрель көнне 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен җыелыш уздырылды. Җыелыш БДИ һәм ДЙАнә багышланган иде. Район мәгариф бүлеге БДИ координаторы Гатауллина Лилия Мәхмүтовна ата-аналарга экзаменга кертү, аның үтү тәртибе турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде.
-
"Класс җитәкчесе-2014" конкурсы-КОТЛЫЙБЫЗ! 18.04.2014

-
Татар теле һәм тарих атналыгы 17.04.2014

Бүген мәктәбебездә сугыш ветераны Хәбир абый белән очрашу булды. Ветеран үзенең хатирәләре белән уртаклашты, укучыларга һәм укытучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 17.04.2014

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында, 4 нче сыйныф укучылары( Сыйныф җитәкчеләре Касимова Г.К.) Г.Рәхимнең "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр, Афәрин!
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 16.04.2014

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында, укытучы Гобәйдуллина Э.А. тарафыннан , 5-6 класслар арасында "Тамчы шоу" бәйгесе булып узды.Укучылар үзләренең белемнәрен төрле яктан сынадылар.
















