Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены. 31.10.2023

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Д.Г. җитәкчелегендә “Мин – Арча баласы” проекты кысаларында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән интеллектуаль уенда безнең мәктәп укучылары катнашып кайттылар. Бу уенның максаты: укучыларга патриотик тәрбия бирү, туган илгә мәхәббәт хисләре уяту. Укучылар районның тарихы, мәдәнияте буенча белемнәрен сынадылар. Укучыларга киләчәктә уңышлар телибез! -
Көзге каникуллар 30.10.2023

Көзге каникуллар
28 нче октябрьдән укучыларның көзге каникуллары башланды. Укучылар каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрәләр. Гөберчәк авылы китапханәсендә уздырылган “Сөмбелә – бездә кунакта” дип исемләнгән бәйрәмдә укучылар актив чыгыш ясадылар. Шулай ук укучылар каникулда М. Мәһдиев һәм Г. Камал музейларында үткәрелгән чараларда, очрашуларда катнашалар.
Осенние каникулы
С 28 октября начались осенние каникулы. Учащиеся проводят каникулы полезно и интересно. Учащиеся приняли активное участие в празднике «Сюмбель - у нас в гостях», который прошел в Губурчакской сельской библиотеке. Также учащиеся во время каникул принимают участие в мероприятиях, встречах проводимые в музеях М.Магдеева и Г.Камала. -
“Идел буе халыкларының туган телләрендә Диктант " акциясе
27.10.2023
“Идел буе халыкларының туган телләрендә Диктант " акциясе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Идел буе җирле халыкларының туган телләрендә диктантлар үткәрелә. Диктантның максаты: Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен таныту, туган телдә грамоталы язуны үстерү, тел белгечләре һәм туган тел укытучыларын таныту. Бүген, 27 октябрьдә, безнең мәктәбебезнең 5-9 нчы сыйныф укучылары бу акциягә актив кушылдылар һәм туган телләрендә диктант яздылар.
Акция «Диктант на родных языках коренных народов Поволжья»
Министерством образования и науки Республики Татарстан проводятся диктанты на родных языках коренных народов Поволжья.
Цель Диктанта — популяризация родных языков народов, проживающих в Республике Татарстан, повышение грамотности на родном языке, популяризация филологов и преподавателей родного языка. Сегодня, 27 октября, учащиеся 5-9 классов нашей школы активно присоединились к этой акции и написали диктант на родном языке. -
Уңыш бәйрәме
26.10.2023
Уңыш бәйрәме
Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган вакытта мәктәбебездә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Барлык укучылар катнашында үткәрелгән бу чара бик күңелле үтте. Бәйрәм башлангыч сыйныф укучыларының көзгә багышланган эчтәлекле шигырьләре һәм җырлары белән башланып китте. Югары сыйныф укучылары да үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Уңыш бәйрәме һәркемнең күңелендә истәлекле, матур хисләр калдырды. -
“Сөмбелә” бәйрәменә әзерлек
25.10.2023
Мәктәбебездә “Сөмбелә” бәйрәме һәр ел саен зурлап үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Көз темасына багышлап укучылар шигырьләр, биюләр, җырлар өйрәнделәр. Укучыларның иҗади фантазияләре бик бай. Һәр класс көз темасына багышлап плакатлар ясады. -
Ату һәм дартс буенча профсоюз ярышлары
24.10.2023
24 нче октябь көнне Арчаның 5 нче номерлы мәктәбендә ату һәм дартс буенча мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында ярышлар булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре да бик теләп катнашты. Мәктәбебез коллективы киләчәктә дә ярышларда актив булырлар дип ышанып калабыз.
-
Татарча мультфильмнар карау 23.10.2023

«Туган тел сагында» акциясе кысаларында башлангыч классларда Сикертән балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә татарча мультфильмнар карау оештырылды. Әкият геройлары буенча әңгәмәләр үтте. Уңай һәм тискәре геройлар ачыкланды. Мультфильмнарның тәрбияви дәрәҗәсе билгеләнелде.
Алга таба без бу эшебезне дәвам итеп, яшьтәшләребезне күбрәк татар телендәге мульфильмнарны карарга өндибез. -
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында татар халык уеннары 20.10.2023

“Туган телем сагында акциясе” кысаларында эш дәвам итә. Бүген М.Мәһдиев музее мөдире Х.К.Габидуллина “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында татар халык уеннары” дигән темага башлангыч класс укучылары өчен мастер класс үткәрде. Чара барышында татар халык уеннары турында мәгълүмат бирелде һәм укучылар бергәләп бу уеннарны уйнап та карадылар.
-
Татар халык әкиятләре 19.10.2023

Бүген безнең мәктәптә “Туган телем сагында” дигән акция кысаларында башлангыч класс укучылары татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Әкиятләрнең исемнәрен, геройларын ачыкладылар. Әкиятләрнең видеоларын карап, эчтәлекләрен сөйләделәр. Халкыбызның гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары, тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, мәзәкләре бар. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия. Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганлыктан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, матурлана. -
Табышмак әйтәм, уйлап тап 18.10.2023

Табышмак әйтәм, уйлап тап
Туган телебез, ата-анабыз, туган җиребез кебек үк кадерле. Аны саклап үстерү һәрбер кешенең изге бурычы. Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылар белән “Табышмак әйтәм, уйлап тап” исеме астында матур кичә үтте. Укучылар 2 командага бүленеп табышмаклар чиштеләр. Дуслык җиңде.












