Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне
01.06.2023
1 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны 1950 нче елдан башлап бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Аны үткәрү турында карар Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан 1949 нчы елның ноябрендә махсус сессиядә кабул ителә. Халыкара балаларны яклау көне, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәүгә, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан саклануга булган хокуклары, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеге турында искәртү. Шуңа бәйле рәвештә бүген мәктәптә укучылар белән ачык һавада уеннар үткәрелде. Балалар бер-берсе белән аралаштылар, төрле ярышларда үз көчләрен сынадылар. Бәйрәм көне кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Сабантуй бәйрәме 30.05.2023
Шау-гөр килә киң болыннар,Кырлар һәм су буйлары.Котлы булсын, милләттәшләр,Мәктәп Сабантуйлары!Мәктәбебездә төрледән-төрле чаралар уздырылып тора. Бүген барлык укучылар һәм укытучылар катнашында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча,безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Укучыларыбыз бәйрәмдәхалкыбызның милли уеннарында катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сабантуй бәйрәме күңелле рухта тәмамланды, һәр укучы бүләкләр беләнкайтып китте. -
Спорт туризмы буенча ярышлар 29.05.2023
26 - 27 нче май көннәрендә мәктәбебез укучылары физик-тәрбия укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улы җитәкчелегендә Үрнәк җирлегендә оештырылган туристик слётта катнашып, төрле юнәлешләрдә үзләренең көчләрен сынадылар. 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Әмир “Җәяүле туризм” буенча II нче урынга ия булды. Җыр юнәлешендә укучыларыбыз I нче урынга лаек булдылар. Командалар арасында спорт туризмы буенча Сикертән мәктәбе командасы III нче урынны яулады. Әлеге ярышларда катнашучыларыбызны чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы ярышларда уңышлар телибез.Соревнования по туристическому слётуС 26 по 27 мая учащиеся нашей школы под руководством учителя физической культуры Набиуллина Разила Расиповича приняли участие в районном туристическом слёте, организованном в поселке Урняк. Ученик 8 класса Гарипов Амир занял II место в соревнованиях по спортивному туризму по дисциплине “дистанция пешеходная”. В конкурсе песни команда заняла I место. Среди команд по спортивному туризму команда Сикертанской школы заняла III место. От всей души поздравляем участников соревнований. Желаем им дальнейших успехов и побед. -
Язгы табигатькә экскурсия 26.05.2023
Көтеп алган җылы, язгы матур көннәр килеп җитте. 26 нчы май көнне 1-4 нче класс укучылары (җитәкчеләре: Заһидуллина Г.Д., Гарипова А.А.) туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәт оештырдылар. Авылыбызның соклангыч табигатен күрү өчен укучыларыбыз Кесмәс елгасы янында ял иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар, балык тоттылар. Җитәкче апалары балаларга авылыбыз тарихы, табигатьнең истәлекле урыннары турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр. Сәяхәт укучыларга ошады, бик күңелле һәм файдалы булды. Әйләнә- тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, матур-матур кошлар сайрасын.Весенняя экскурсия на природуНаступили долгожданные теплые весенние дни. 26 мая учащиеся 1-4 классов (руководители: Загидуллина Г. Д., Гарипова А. А.) организовали весеннее путешествие на природу с целью воспитания любви к родной земле, чувства восхищения природой родного края и бережного отношения к ней, экологической культуры. Чтобы увидеть удивительную природу нашего села, наши ученики отдыхали у реки Кисмесь, играли в веселые игры, ловили рыбу. Учителя рассказали ребятам об истории нашего села, о красотах природы родного края. Экскурсия понравилась ребятам, было очень весело и интересно. Пусть не теряются красота и изобилие окружающей нас природы, пусть не пересыхают родники, пусть цветет земля, летают бабочки, поют красивые птицы. -
25.05.2023
Вчера ученики 8 класса со своим классным руководителем и родителями отправились на экскурсию в музей – заповедник «Остров град – Свияжск».История Свияжска началась в XVI веке, когда на остров прибыл Иван Грозный и приказал возвести город и построить крепость. Сейчас это исторический музей-заповедник, который поражает своей уникальной архитектурой. Можно сказать, что остров – сказка! Дорога на теплоходе сопровождалась рассказом экскурсовода. Живописные места, широкая Волга, зеленые берега, деревеньки - все это просто завораживало. А Свияжск с его храмами восторг! У нас был шикарный экскурсовод. Рассказывал интересно. Всем советуем посетить это историческое место, равнодушным никто не останется.Кичә 8 сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләре белән «Свияжск утравы» музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар.Свияжск тарихы XVI гасырда башлана, утрауга Иван Грозный килә һәм шәһәр һәм ныгытма төзү турында боерык бирә. Хәзер бу тарихи музей-тыюлык үзенең уникаль архитектурасы белән сокландыра. Әйтергә мөмкин: әкият утравы. Теплоходтагы юлны экскурсовод сөйләме белән озата бара, матур урыннар, киң Идел, яшел ярлар, авыллар барысы да гаҗәпләндерә. Ә андагы гыйбадәтханәләр! Безгә сәяхәт бик ошады. Барыгызга да бу тарихи урынга барырга киңәш итәбез, беркем дә битараф калмаячак. -
«Соңгы кыңгырау» 23.05.2023
Бүгенге матур яз көнендә мәктәбебездә зур бәйрәм – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да бу көн. Моңсу, чөнки мәктәпне тәмамлаучы 9 нчы класс укучылары бүген соңгы дәрескә керәләр, соңгы тапкыр алар өчен мәктәп кыңгыравы яңгырый. Шатлыклы да, чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. 9 ел рәттән алар олы тормыш юлына үзләренең өлкән дусларын озатып калдылар, ә бүген үзләре мәктәп белән саубуллашалар. Аларга имтиханнарын яхшы тапшырып, үзләренә ошаган һөнәрләрен сайлый алуларын телик. Кадерле чыгарылыш класс укучылары, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!Мәктәп еллары шаулап,Уздылар сиздермичә.Менә инде, килде ул көн,Килде ул, көттермичә.Кыңгырауның соңгы моңы,Ул соңгысы мәктәптә.Кире кайтмас дәртле ул көй,Чакырсак бик мактап та.Киләчәккә бирә ул дәрт,Яңа үрләр яуларга.Илебезгә тугры булып,Тик ак юллар сайларга.«Последний звонок»В согретый солнцем тёплый весенний день в нашей школе прошёл большой праздник - «Последний звонок». Сегодня нам было и радостно, и грустно. Грустно, потому что для выпускников 9-х классов сегодня последний день занятий в школе, здесь столько лет они учились и вот подошли к финалу. Радостно, потому что в этот момент для них начинается дорога в будущее, в новую интересную жизнь, наполненную удивительными открытиями и радостью познания. 9 лет подряд провожали они в самостоятельную жизнь своих товарищей, а сегодня настала их пора. Желаем им успешно сдать экзамены, выбрать профессию по душе и всегда достигать поставленных целей. Дорогие выпускники, пусть в вашей жизни все складывается как нельзя лучше, и рядом всегда будут настоящие друзья. Всех выпускников поздравляем с завершением очередного этапа в их жизни! Доброго вам пути! -
“Бәхет турында” класс сәгате 22.05.2023
Бүген “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” кысаларында “Бәхет турында” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларның “бәхет” гомумкешелек кыйммәте икәнлеген аңлату һәм аның турында шәхси һәм иҗтимагый дәрәҗәдә күзаллау формалаштыру. Формалашырга тиешле кыйммәтләр: игелек һәм игелекле эшләр, гаилә, үзара ярдәм, социаль әһәмиятле эшчәнлектә катнашу, шәхси үзбилгеләнү. Дәресләр танып белү әңгәмәсе формасында узды, видеофрагментлар һәм анимацион роликлар, уен элементлары һәм өстәмә материаллар кулланылды. “Бәхет турында” дәрес укытучының кереш сүзеннән, аның темасын ачудан башланды, “бәхет” төшенчәсе турында фикер алышу оештырылды. Аннары Н.М. Цискаридзе мөрәҗәгате язылган видеоролик турында фикер алышу уздырылды. Теманы А.Оганов катнашындагы видеоролик күрсәтү дәвам итте. Аның фикерләре ярдәмендә укучылар һәр кеше үз бәхетен, хис-тойгыларын үзе тоя белергә һәм идарә итә алганын аңладылар. Дәрес ахырында класс җитәкчеләре укучыларга Россия укучылары арасында бәхет дәрәҗәсен тикшерүдә катнашырга тәкъдим иттеләр. Сораштыру “Мөһим турында сөйләшүләр” каналындагы «Сферум» уку профиле аша электрон рәвештә уза. Укытучылар тәкъдим ителгән материалны гомумиләштерделәр һәм дәрескә, шулай ук ел нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.Классный час «Про счастье»Сегодня в рамках «Разговоров о важном» были проведены классные часы на тему «Про счастье». Цель занятия: осмысление учащимися общечеловеческой ценности «счастье» и формирование представления о ней на личном и общественном уровнях. Формирующиеся ценности: доброта и добрые дела, семья, взаимопомощь, участие в социально-значимой деятельности, личностное самоопределение. Занятия прошли в форме познавательной беседы, были использованы видеофрагменты и анимационные ролики, игровые элементы и дополнительные материалы.Занятия «Про счастье» начались с вводного слова учителя, раскрытия его темы, было организовано обсуждение понятия «счастье». Затем было проведено обсуждение видеоролика с обращением Н.М. Цискаридзе. Продолжила тему демонстрация видеоролика с А. Огановым. Его обсуждение привело обучающихся к пониманию того, что каждый человек ощущает счастье по-своему, и у обучающихся есть возможность постараться ощутить себя счастливыми, управляя своими эмоциями и физическим состоянием. В заключение занятия учителя предложили обучающимся принять участие в исследовании уровня счастья среди школьников России. Опрос проходит в электронном виде через учебный профиль «Сферум» в канале «Разговоров о важном». Учителя обобщили представленный материал и подвели итоги занятия, а также итоги года. -
19 май – Пионерлар көне 19.05.2023
Пионер – “беренче” дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләрнең иң төп бәйрәмнәреннән булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына. 19 май - Пионерлар туган көн буларак билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү...бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы барган. Герой пионерлар исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән язылган. Без алар белән горурланабыз. Бүген мәктәбебез укучылары Пионер туган көннең 101 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.19 мая – День пионерииВ России 19 мая отмечают День детских общественных объединений — праздник, более известный как День пионерии. Собственный праздник у пионеров возник вместе с появлением в стране самого общественного движения. Он был учрежден в день съезда комсомола, который прошел 19 мая 1922 года. В мирное время пионеры занимались сбором макулатуры, посадкой деревьев, работали в колхозах, а во время Великой Отечественной войны становились разведчиками и партизанами. За боевые заслуги десятки тысяч пионеров награждены орденами и медалями, четверо посмертно удостоены звания Героя Советского Союза. Всего в рядах пионерской организации побывало более 210 миллионов детей. Пионерское знамя и значок, красный галстук на белой рубашке, лозунг «Всегда готов!» стали символами пионерства. Сегодня ученики нашей школы приняли участие в районном мероприятии, посвящённом 101-й годовщине образования Всесоюзной пионерской организации им.В.И.Ленина в ТАССР. -
19 мая – День детских общественных объединений и организаций. 15.05.2023
У нас в школе много ребят, которые весь год активно проявляли себя в общественной деятельности, участвовали в жизни класса и школы, районных и Всероссийских акциях и конкурсах.У всех ребят, которые занимаются активной деятельностью, есть так называемый профессиональный праздник – 19 мая – День детских общественных объединений и организаций. Раньше в этот день мы праздновали День пионерии. Детские общественные организации – это наша история, которую продолжаем создавать и мы!Слово «пионер» – значит «первый». Так называли тех, кто всегда стремится вперед, подавая пример другим. Какие возможности дают детские организации? Они делают детство наполненным и активным, следуют незабываемым традициям прошлого и создают те памятные события, которые взрослые вспоминают с ностальгией: конкурсы, соревнования и творческие открытия, уютные посиделки с песнями у костра в летнем лагере.Сегодня таких организаций существует большое количество и многие из них объединились в Российское движение детей и молодежи «Движение первых». Миссия у «Движения первых» быть с Россией, быть человеком, быть в движении, быть первым, быть вместе. Сегодня у нашей молодёжи есть масса возможностей проявить себя, развить таланты и реализовать свои мечты, чтобы быть вовлеченным во все без исключения отрасли и сферы жизни нашей страны. Ведь активная гражданская и жизненная позиция в общем деле помогает организовать не только свой досуг, но и дружить, создавать и стремиться к новому. Жизнь «Движения первых» – это настоящий калейдоскоп удивительных событий, интересных мероприятий и проектов.19 май - балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көне.Безнең мәктәптә ел дәвамында үзләрен актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән, сыйныф һәм мәктәп тормышында, район һәм Бөтенроссия акцияләрендә һәм конкурсларында катнашкан балалар күп. Актив эшчәнлек белән шөгыльләнүче барлык балаларның да һөнәри бәйрәме бар – 19 май - балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көне. Элек бу көнне без Пионерия көнен бәйрәм итә идек. Балалар иҗтимагый оешмаларының үткәне - безнең тарихыбыз. «Пионер» сүзе “беренче” дигәнне аңлата. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, һәрвакыт алга омтылучыларны шулай атаганнар. Балалар оешмалары нинди мөмкинлекләр бирә? Алар балачакны тулы һәм актив итә, үткәннең онытылмас традицияләренә иярә һәм өлкәннәр сагынып искә алган истәлекле вакыйгаларны булдыра: конкурслар, ярышлар һәм иҗади ачышлар, җәйге лагерьда учак янында җырлар белән кич утырулар. Бүген мондый оешмаларның саны күп һәм аларның күбесе Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте»нә берләшкән. Хәрәкәтнең максаты - беренчеләрдән булып Россия белән булу, Кеше булу, хәрәкәттә булу, беренче булу, бергә булу. Бүгенге көндә яшьләребезнең үзләрен күрсәтү, талантларын үстерү һәм үз хыялларын тормышка ашыру өчен күп мөмкинлекләр бар. Чөнки гомуми эштә актив гражданлык һәм тормыш позициясе үз ялын оештырырга гына түгел, ә дуслашырга һәм яңалыкка омтылырга да ярдәм итә. “Беренчеләр хәрәкәте” тормышы - гаҗәеп вакыйгалар, кызыклы чаралар һәм проектлар өчен чын калейдоскоп. -
Пришкольный участок 11.05.2023
На пришкольном участке кипит работа. Учащиеся обрабатывают землю, формируют грядки.Практические работы на пришкольном участке играют большую роль в трудовом и профориентационном воспитании учащихся. С малых лет у школьников формируется представление о растительности как об основном источнике жизни на земле и воспитывается бережное отношение к растениям.Мәктәп яны участогыМәктәп яны участогында эш кайный башлады.Укучылар һәм укытучылар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар.Мәктәп яны участогындагы практик эшләр укучыларга һөнәри юнәлеш сайларга ярдәм итә. Балачактан ук укучыларда үсемлекләр турында күзаллау формалаша һәм үсемлекләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә.












