Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән! 01.09.2023

Яңа уку елы күңелле вакыйгаларга, иҗади ачышларга бай булсын. Педагогларга уңышлар, укучыларының ихтирамын яулауларын, балаларның яхшы билгеләр алуын, әти-әниләргә сабырлык телибез. Районыбыз, республика һәм илебезнең киләчәк үсеше яшь буынны тормышка әзерләүгә нык бәйле. Шуңа күрә тырышып белем алуыгыз бик мөһим. Куйган максатларыгызга ирешергә язсын, нык сәламәтлек, үз-үзегезгә ышаныч юлдаш булсын!
-
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены. 31.08.2023

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Д.Г. җитәкчелегендә “Мин – Арча баласы” проекты кысаларында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән интеллектуаль уенда безнең мәктәп укучылары катнашып кайттылар. Бу уенның максаты: укучыларга патриотик тәрбия бирү, туган илгә мәхәббәт хисләре уяту. Укучылар районның тарихы, мәдәнияте буенча белемнәрен сынадылар. Укучыларга киләчәктә уңышлар телибез! -
2022-2023 нче уку елының уңышлары 22.08.2023
Мәктәбебезнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы 2022-2023 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге, уздырылган чараларда актив катнашуы, татар телен үстерү юнәлешендә башкарган эшләре өчен Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” неңРәхмәт хаты белән бүләкләнде. Равилә Рәфкать кызын тәбрик итәбез һәм киләчәктә эшендә иҗади уңышлар телибез.Успехи 2022-2023 учебного годаУчитель родного (татарского) языка и литературы Нагимова Равиля Рафкатовна награждена Благодарственным письмом “Управления образования” Арского муниципального района за плодотворную работу в районном методическом объединении учителей татарского языка и литературы в 2022-2023 учебном году, активное участие в проводимых мероприятиях, работу в направлении развития татарского языка. Поздравляем Равилю Рафкатовну и желаем дальнейших творческих успехов в работе. -
Укытучыларның август киңәшмәләре 18.08.2023

Укытучыларның традицион август киңәшмәләре башланды. Секция кысаларында яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программалары турында сүз алып барылды.
-
Җәйге каникуллар кызыклы һәм файдалы. 15.08.2023
Җәйге каникуллар һәр бала өчен иң озын, иң яраткан һәм иң көтеп алынган вакыт. Ул балаларның буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Җәй - төсле буяулар белән тутырылган, җылы ягымлы кояш белән җылытылган, җәйге җил белән сугарылган кечкенә тормыш ул. Укучыларыбыз каникулларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Гөберчәк авылы китапханә мөдире Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы балалар белән һәрдаим очрашып торды. Алар өчен төрле чаралар, кызыклы уеннар оештырды. -
Мәктәп яны тәҗрибә участогы – тәрбия мәйданчыгы 19.07.2023
Укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практикаузуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Менә бүген дә мәктәп янытәҗрибә мәйданчыгында укучылар белән сарымсаклар алдык. Сарымсакуңышы бик яхшы. Бу мәктәбебез укытучыларының һәм укучыларыныңтырыш хезмәт нәтиҗәсе. -
Бердәмлектә – көч 08.07.2023
Мәктәп яны тәҗрибә участогына килгән һәркем соклана. Әйләнә - тирәбез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шушы матурлыкны без үзебез тудырабыз. Бу, әлбәттә, барыбызның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. -
Аттестатлар тапшыру тантанасы 30.06.2023
Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп,Укытучыларың өчен,Сезнең алда горурланыпӘйтәбез рәхмәт сүзен.Бүген 2023 нче елның 30 июнендә мәктәбебезнең тугызынчы сыйныф укучылары белем турында беренче документ алдылар. Аттестат алу – һәр тугызынчы сыйныф укучысы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат – мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да. Шатлык уртаклашырга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ата – аналар, укытучылар, кунаклар да килде. Балаларга укуда алга таба уңышлар теләүләре турында үгет – нәсихәт сүзләре яңгырады. Аттестатлар белән бергә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды, ата – аналарга рәхмәт сүзләре белдерелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата – аналарга җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз, чын күңелдән бәхет, максатларга ирешүләрен телибез. -
«Замбези Елгасы» зооботаника бакчасы 06.06.2023
Экскурсия – ул балалар һәм олылар өчен дә искиткеч кызыклы һәм файдалы ял варианты. Җиденче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Г.Ф. Шәмсемөхәммәтова белән берлектә Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында экскурсиядә булдылар. Экскурсия вакытында укучылар төрле хайваннар белән генә танышып калмадылар, алар ботаника бакчасының тарихын да белделәр.Зооботсад "Река Замбези"Экскурсия – удивительно интересный и полезный вариант досуга, как для детей, так и для взрослых. Семиклассники с классным руководителем Шамсемухаметовой Г.Ф. побывали на экскурсии в казанском зооботаническом саду «Река Замбези». Во время прогулки ученики познакомились не только с разнообразным животным миром, но и узнали историю ботанического сада. -
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023
1 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны 1950 нче елдан башлап бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Аны үткәрү турында карар Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан 1949 нчы елның ноябрендә махсус сессиядә кабул ителә. Халыкара балаларны яклау көне, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәүгә, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан саклануга булган хокуклары, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеге турында искәртү. Шуңа бәйле рәвештә бүген мәктәптә укучылар белән ачык һавада уеннар үткәрелде. Балалар бер-берсе белән аралаштылар, төрле ярышларда үз көчләрен сынадылар. Бәйрәм көне кызыклы һәм файдалы үтте.












