Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Хәрби-патриотик айлык 21.02.2018

Февраль ае хәрби - патриотик айлык дип исемләнгән. Шул уңайдан мәктәбебез төрле чараларга бай булды. Бүген мәктәп укучылары арасында ачык һавада төрле күңелле ярышлар уздырылды. Ярышларда егетләр генә катнашты, укучылар бирелеп, барлык кагыйдәләрне дә үтәп көч сынаштылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Иң татлы тел - туган тел" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
"Туган тел" кичәсе 20.02.2018

Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Гөлфирә 5-6 нчы класс укучылары белән "Туган тел" кичәсе үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Шигыйрь укып, язучыны таныдылар,табышмаклар чиштеләр, мәкальне дәвам иттеләр, җөмләләр төзеделәр, эчтәлекле презентация карадылар. Милләтне саклап калу өчен, телне сакларга кирәк",- дигән нәтиҗә ясадылар. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Соревнование по туризму 20.02.2018

Сегодня в школе проводилось соревнование по спортивному туризму на лыжных дистанциях среди учащихся образовательных учреждений. Участвовали юные спортсмены из Сизинской, Лесхозской, Нижне-Атынской, Метескинской школы, Арской школы №2, Дворца школьников. Соревнование проводилось в двух возрастных группах, пришлось преодолеть разные испытания, где учащиеся показали своё мастерство и отличную подготовленность.Команда нашей школы заняла 2 место.Молодцы! Поздравляем!
-
Тимурчылык эше дәвам итә. 19.02.2018

Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә тимурчылар отряды эшләп килә. Тимурчылык белән шөгыльләнүче укучылар авылыбызның ялгыз өлкән кешеләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Бу эштә 6-8 сыйныф укучылары теләп катнашалар. Бүген дә яшь тимурчыларыбыз тарих укытучысы Хисматуллин Илнар Илгизәр улы белән Дәүләтшин Фатыйх абыйның капка төбен кардан, йорт тирәсен чуп – чардан чистарттылар. Фатыйх абый укытучы – укучыларыбызга ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.
-
Туган телем-татар теле 16.02.2018

Мәктәптә туган тел айлыгы дәвам итә. Укучылар туган телебезгә багышланган шигырьләр өйрәнәләр, юбиляр язучыларның иҗаты белән танышалар. Класс җитәкчеләре "Без туган телебезне яратабыз" дигән девиз астында тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа аз гына.
Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап
Дога итеп кенә ятлар идем!
-
Күңелле стартлар 15.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында бүген башлангыч класс укучылары белән "Күңелле стартлар" уены уздырылды.
-
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2018

Бүген, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 6 нчы класс укучылары Нәгыймова Р.Р. җитәкчелегендә ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты барыбыз өчен дә үрнәк.
-
Яшь әфганчылар көне. 15.02.2018

15 нче февраль - Яшь әфганчылар көне. Әфганчылар безнең җирлектә дә бар. Аларның үзләре һәм гаиләләре белән мәктәбебез гел элемтәдә тора. Бүген 8 нче класс укучылары белән берлектә "Батырлык үрнәге" темасына класс сәгате уздырылды. Бер генә батырлык та онытылырга тиеш түгел!
-
Табигать фәннәре атналыгы 14.02.2018

Мәктәбебездә фән атналыклары дәвам итә. 13 нче февраль көнне 5-9 класс укучылары өчен "Яшь географ" исеме астында ярыш булып узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. География һәм биология фәннәре буенча белемнәрен баеттылар. Чараны мәктәбебезнең география-биология укытучысы Сәгыйдуллина Ч.Р. үткәрде.












