Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Олыларга игътибарлы булыйк. 21.12.2017

Өлкәннәребез һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бүген дә укытучы Шәймарданова А.Р. җитәкчелегендәге мөстәкыйль балалар төркеме Яңа ел уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләтшин Фатыйх Дәүләт улы янында булдылар.Очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Алар ветеранны бәйрәм белән котладылар, үзләренә дә рухи байлык алып кайттылар.
-
Яңа елны каршылап 20.12.2017

Мәктәбебездә чыршы бәйрәменә әзерлек бөтен көченә дәвам итә. Концерт номерлары әзерләү, кар сыннары ясау, класс бүлмәләрен бизәү, стена газеталары чыгару дисеңме - вакыт кына җитсен. Кыш бабай остаханәсендә катнашып, бик күп уенчыклар ясалды. Яңа ел бизәкләре булган чыршыларыбыз да бәйрәмгә әзер инде.
-
Яңа елны каршыларга әзерләнәбез. 19.12.2017

Яңа ел бәйрәменә әзерлек зур оешканлык белән бара. Укучыларыбыз мәктәп тирәсенә матур сыннар иҗат итәләр. Яңа ел бәйрәмен барлык укытучылар һәм укучылар зур өметләр белән көтәләр.
-
Сынаулар башланды 18.12.2017

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә рус теле һәм химия фәннәреннән муниципаль этапта контроль эш эшләделәр. Укучыларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 15.12.2017

Кыш җитте.Мәктәбебез ишегалды мамык карга төренде. Тиздән матур сыннар пәйда булыр! Бүген 6 нчы сыйныф укучылары сыннар ясау эшен башлап җибәрделәр.
-
Скоро Новый год! 14.12.2017

Новый год - самый любимый и долгожданный праздник. В преддверии Нового года овладевает странное чувство, что должно случиться что-то волшебное и радостное. Повсюду атмосфера праздника, и люди готовятся к его приходу. Для детей Новый год - это настоящая сказка! В школе также идёт подготовка к Новому году: учащиеся делают поделки, разучивают концертные номера.
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары
13.12.2017
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең 2017/2018 уку елына эш планы нигезендә сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны эзләнү эшләренә тарту, Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрән, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең әсәрләрен пропагандалау һәм коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру максатыннан, 2017 нче елның 13 нче декабрендә Арча муниципаль районы Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде.
III районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына 276 эш кабул ителде. Шул эшләрнең 82 се II турга үтте. Укуларның эш юнәлешләре түбәндәгечә булды: “Мин – авыл баласы...” үз туган төбәгенең табигатен саклау бурычын алга куеп хикәя – тасвирлама язу. (5-7 нче класслар); “М.Мәһдиев иҗат иткән темаларның әдәбиятта бирелеше”. (8-9 нчы класслар); “Туган ягымның күренекле кешеләре”. ( 8 – 11 нче класслар).
III районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына Актаныш, Азнакай, Сарман, Түбән Кама, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Спас, Саба, Арча муниципаль районнарыннан, Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән катнашучылар килде. Ел саен Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын өйрәнүче, аның иҗатын яратучылар даирәсе киңәя. Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә авылдаш язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев укуларын оештыру безнең өчен зур горурлык.
-
"Ел укытучысы- 2017" конкурсы 11.12.2017

Бүген мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Мөхәммәтшина Г. И.Сеҗе төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең зона этабында 6 нчы класс укучылары белән дәрес фрагменты һәм осталык дәресе үткәрде.
-
Уроки мужества 08.12.2017

В рамках Дня героев Отечества учащиеся 8 класса провели классный час «Уроки мужества». Классный руководитель Каримова Л.Г. рассказала о значимости этого праздника, который объединяет историю воинских подвигов и героев армии России. Этот праздник имеет огромную воспитательную значимость и ценность для детей и молодёжи.
-
Олимпиады продолжаются.
06.12.2017
5 ноября 2017 года прошёл муниципальный этап Всероссийкой олимпиады по обществознанию. Учащийся 7 класса МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Каримов И. вошёл в число призёров. Поздравляем наше юное дарование и желаем дальнейших успехов в учёбе и достижения больших высот во всех начинаниях!












